МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
"Юл хәрәкәтен саклаучы Кыш бабай." 20.12.2021

Әти-әниләр һәм балалар тырышлыгы белән "Яңа ел могҗизалары" исеме астында кул эшләре башкарылды. Монда Кыш бабайны юл куркынычсызлыгын саклаучы ролендә ясаганнар иде. Кул эшләрен әти- әниләр һәм балалар тырышып башкарганнар. Аларга бик зур рәхмәт.
-
"Кояш нурлары". 15.12.2021

Физкультура эшчәнлегендә кояш нурлары аша ике аякта сикерергә өйрәндек.
-
"Поезда сәяхәт иттек". 14.12.2021

Математика шөгылендә балалар белән поезда сәяхәт иттек. Төрле-төрле тукталышларга тукталдык һәм бер тукталышта поезд ватылды. Аны геометрик фигуралар ярдәмендә төзәттек һәм таякчыклар ярдәмендә поездга рельсләр ясадык. Шөгыль бик күңелле үтте.
-
"Бик күңелле рус теле". 10.12.2021

Рус теле эшчәнлегендә кар бабай төзедек һәм кыргый җәнлекләрнең эзләре белән таныштык.
-
"Юл йөрү кагыйдәләре." 03.12.2021

Режим вакытларында балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәләр. "Юл йөрү кагыйдәләре" буенча төзелгән дидактик уеннарда уйныйлар.
-
"Әниләр бәйрәме". 26.11.2021

Бүген бакчабызда балалар белән әниләр бәйрәмен үткәрдек. Барлык әниләргә, дәү әниләргә исәнлек-саулык, тазалык-байлык, гаилә бәхете, илләр тынычлыгы, балаларының игелекләрен күреп, яшәүләрен теләп калабыз. Бәйрәм белән Сезне кадерле әниләр, дәү әниләр, әбиләр! Без Сезне бик яратабыз.
-
"Әниләргә бүләк". 25.11.2021

Балалар әниләр бәйрәменә үз куллары белән матур открыткалар әзерләделәр.
-
"Мәрҗән". 23.11.2021

Математика шөгылендә түгәрәкләрдән әниләргә мәрҗән төзедек.
-
"Кар бабайның дуслары". 22.11.2021

Саф һавага чыккач, балалар белән җепшек кардан кар бабайлар әвәләдек. Кошларны җим белән сыйладык. Участоктагы карларны көрәргә дә өлгердек.
-
"Кар бабай". 15.11.2021

Кар бабай!
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Балалар үзләре ясаган кар бабайларын бик яраттылар. Аңа иптәшкә тагы кар бабайларын ясарга сүз бирделәр.




