МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Чәчкәләр-әниемә бүләккә. 28.11.2014

Әниләрне саклыйк!
Әниемнең эше – иң изге эш,
Әниемнең сүзе – иң назлысы.
Әнием кулы – иң йомшагы,
Әниемнең йөзе – иң-иң яктысы!
Кечкенәләр дә әниләренә бүләк ясадылар.
-
Закладка для книг. 24.11.2014

Бу атна китап, аның кайдан килүе, китапханәче хезмәте турында балаларның белемнәрен киңәйтү; китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү; китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату;китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү максаты алынды.
Һәм китапларның битләре бөкләнмәсен, пычранмасын , дип балалар белән китап кыстыргычлары ясарга булдык.
-
Пигвиннар гаиләсе. 22.11.2014

-
Җылы як җәнлекләре. 22.11.2014

Атна дәвамында "Җир шары буенча сәяхәт " кылдык, бик күп төрле җәнлекләр белән, аларның яшәү рәвеше белән таныштык һәм йомгаклап көньяк, төньяк җәнлекләрен рәсемгә төшердек.
-
Биек-биек наратлар. 20.11.2014

-
Зоопарк төзибез. 19.11.2014

-
Кошларга җимлек элдек. 18.11.2014

Бүген балалар белән агачка җимлек элдек.Табышмаклар аша балалар кышлаучы кошлар белән таныштылар. Кошларга бик күп кирәкми, кемдер җим, кемдер икмәк валчыгы алып килергә , дип балалар белән сөйләштек. Күпме кошны ачлыктан коткарып калып була. Менә шулай ярдәм иткәндә генә, безнең нәни дусларыбыз исән кала. һәр кош үзенең көченнән килгәнчә урман һәм авыл хуҗалыгы өчен бик зур файда китерә, корткычлардан, пычранудан саклый. Матур сайраулары белән күңелебезне күтәрә. Шуңа күрә һәрберебез аларга ярдәм итик. Аларны саклыйк. -
Саф һава-тәнгә дәва. 18.11.2014

Урамда салкын, диләр,
Бик тә өшетә, диләр.
Урамга аның үзен
Күрергә чыктык бездә .
Тун кидек, шарф яптык,
Күп йөрдек урамда.
Көтә-көтә салкынны,
Туңып беттек урамда.
-
Җир шары буенча сәяхәт. 17.11.2014

Бу атна эчендә балалар белән “Җир шары буенча сәяхәткә” (Себер, Көньяк, Африка темалары берләшә) чыгарбыз. Балаларны төньяк һәм көньяк илләре, анда яшәүче халыклар, хайваннар, үсемлекләр, карта һәм глобус белән танышу максаты итеп алынды.
-
Игра "Детский сад для животных." 17.11.2014

Балаларны җылы як белән таныштыру, көньяк полюс турында кыскача мәгълүмат бирү русс теле эшчәнлегендә дә максат итеп куелды. Балалар уен аша җылы як җәнлекләренең балалары турында өйрәнделәр.




