МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Кызыл түшне кисеп ябыштырабыз. 04.12.2014

Балалар белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә кыш, кышлаучы кошлар, аларның кышны ничек каршылаулары хакында сөйләштек һәм үзләренең фантазияләрен файдаланып кызыл түшне кисеп ябыштырдык.
-
Миләш тәлгәше. 04.12.2014

Ай – яй матур агач соң,
Кызыл төймәләр таккан.
Төймәләре ачы соң
Өзеп, авызга капсаң
Кечкенәләр белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә миләш тәлгәше кисеп ябыштырдык..
-
Көтеп алган кыш җитте. 04.12.2014

Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
Ява карлар, яңа карлар,
Ак – гомер юллары,
Дәвам итсен гомер буе
Тынычлык еллары.
Яңгырасын җир өстендә
Тынычлык җырлары.
-
Кем беренче кар бөртеген җыя? 03.12.2014

Кечкенәләр белән кар бөртекләрен җыюда ярыштык.
-
Сулыш гимнастикасы ясыйбыз. 02.12.2014

-
Тылсымлы кар бөртеге. 01.12.2014

Рәсем вакытында җир өстен ап-ак кар бөртегенә күмдек.
Ап- ак карым, яу, яу!
Көрт өелсен тау-тау!
Шугалаклар эшләрбез,
Син булмасаң нишләрбез?
Ап- ак карым, яу, яу!
Көрт өелсен тау-тау!
“Балачак тиз үтә” дип,
Бала- чага көтә бит.
Ап- ак карым, яу, яу!
Көрт өелсен тау-тау!
-
Иң кадерлем- әнием!" 29.11.2014

Әнием минем, кадерлем,
Миңа тормыш бүләк иткән,
Сөеп, иркәләп үстергән,
Ул кочаклап мине үпкән.
Бары әни, әни генә
Сабыр итеп көн күрүче.
Балалары хакларына
Көне-төне тир түгүче!
-
Бәйрәм күренешләре. 29.11.2014

-
Бәйрәм мизгелләре. 29.11.2014

Хәерле көн, хөрмәтле әниләр! Әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.
Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….
Бүген җиргә иң-иң якты,
Зур бәйрәм бүген бездә.
Әйтәсебез килә бүген
Без, сабый нәниләргә
-
Әниемә бүләк. 28.11.2014

Әниләр бәйрәме уңаеннан балалар үз куллары белән тырышып, яраткан әниләренә бүләк ясадылар.
Әнием гел балкып тора
Күктәге йолдыз кебек.
Мин дә тырышам булырга
Газиз әнием кебек!
Иренә белми әнием,
Көн буе эшләр карый.
Күңелемне юатырга
Син бар бит әле ярый.
Өйрәтәсең һәр нәрсәгә
Зур сабырлыклар белән.
Рәхмәт әйтеп тәбриклим,
Әниләр көне белән!




