МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Ярыш күренешләре. 20.02.2015

Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык-безнең тормыш үзәге,
Дуслык-безнең бәйрәм бизәге.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк бөтенебезгә дә.
-
Әтиемә -бүләгем! 19.02.2015

Тиздән "23 февраль- Ватанны Саклаучылар" көне җитә. Без әтиләрне бәйрәмнәре белән котлап үзебезнең нәни кулларыбыз белән бүләкләр ясадык.
Һәрвакытта иңнәремдә
Тоям әтием кулларын.
Һәрчак тыныч һәм бәхетле
Булсын барыр юлларым.
Әтием – горурлыгым
Син минем.
Кирәк булса, әтиләр күк
Утлар-сулар кичәрбез.
Илебезне саклау өчен
Батыр булып үсәрбез.
-
Мы строим военный городок. 18.02.2015

Балалар белән рус теле шөгылендә хәрби транспортларны искә алдык һәм шөгыльдән соң балалар хәрбиләрнең шәһәрчеген төзеп уйнадылар.
-
Әти портреты. 16.02.2015

Бүген рәсем шөгылендә "Ил сакчылары" турында, һәрбиләр һәм аларның төрләре хакында сөйләшенде. Кечкенәләр үзләренең яраткан әтиләрен рәсемгә төшерделәр, ә зурлар портрет белән таныштылар һәм әтиләренең портретын ясадылар.
Кемнең алтын куллары
Көрәп куя карлы юлларны.
Ул булганда җылы өебез.
Ул булганда җырлап йөрибез.
Әтиемнең җылы куллары
Якты булсын йөрер юллары.
Әти- диеп әйтү бер ләззәт!
Син булганда әти бик рәхәт.
-
Без транспорт ябыштырабыз. 16.02.2015

Рус теле шөгылендә балалар белән транспортлар (һава, җир, су, тимер юл) төрләрен өйрәндек һәм аларны ябыштырырга да уйладык.
-
Гашыйклар көне белән!!! 14.02.2015

Бүген Гашыйклар көне. Ул бәйрәм – серле, мавыктыргыч, күңеллләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы бәйрәм, чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бар микән ул?! Сезне хөрмәтле коллегалар барыгызныда бәйрәм белән котлыйбыз!!!
Иң изге теләкләр белән "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы.
-
Муса Җәлил-герой шагыйрь. 14.02.2015

Җиңәр, ахры, мине юләр үлем,
Мин суыктан, беттән, ачлыктан
Үләрмендер шулай, мич башында
Юк, булмады, сукыр лампа төсле,
Калдым инде пыскып сүнәргә.
Юкка чыкты бик күп теләкләргә,
Күп эшләргә булган өмитләр,
Юкка яздым: «Көлеп үләрмен!»— дип,
Юк, үләсе килми, егетләр!
-
Тау шуабыз. 12.02.2015

-
Җәяүлеләр билгесе. 12.02.2015

-
Муса Җәлил "Кызыл ромашкалар" 12.02.2015

Балалар белән кисеп ябыштыру шөгылендә дә Муса Җәлилнең шигырьләре белән танышуны дәвам иттек һәм "Кызыл ромашка" шигеренә чәчкәләр ябыштырдык.
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.
Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.
Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.
Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.




