МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Спорт төрләрен өйрәнәбез. 23.03.2015

Рәсем шөгылендә пиктограммалар ярдәмендә балалар төрле спорт төрләре белән таныштылар Һәм үзләренә охшаганнарын рәсемгә төшерделәр.
-
Игра "Угадай перелетных птиц?" 23.03.2015

Рус теле шөгылендә "Яз" темасына сөйләшүне дәвам иттек һәм балалар белән кышлаучы кошлар арасыннан күчмә кошларны аер дигән, уен аша кошларны яңадан бер кабат искә алдык.
-
"Иң матур сыерчык оясы" 21.03.2015

Атналыкны тәмамлап балалар арасында "Иң матур сыерчык оясы" дигән бәйге оештырылды. Балалар арасыннан Гайнетдинов Риаз, Ибрагимов Рөстәмнең сыерчык оялары иң матуры, дип нәтиҗә ясалды. Сыерчык оясын ясаган вакытта бабайларына малайлар да булышкан. Сыерчыкларны яңадан бер кат сөендерик эле.
Сыерчыкның яңа өе (Я. Игәнәй)
Җылы яклардан
И туган илне
Сагындым диде.
Аннан сайрады
Үзе чыгарган
“Сагыну" дигән
Яңа бер көйне…
-
Канатлы дусларыбыз. 16.03.2015

Бу атна дәвамында максатыбыз балалар белән кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү, күчмә кошларны тану, аера белү өстендә эш алып бару. Һәм балалар белән рәсем шөгылендә язның беренче кошы кара карганы ясадык.
Ишетәмсең:-Кар да кар!-ди,-
Тиздән эреп бетә кар,-ди.-
Канатымда хатым бар,-ди.-
Буең җитсә,тартып ал,-ди.
Укымый да беләбез бит,
Хатында ни язылганын:
Бөтен кошлар хәбәр иткән
Матур язны сагынганын.
-
"Яз, яз,яз җитә!"-рәсем бәйгесе. 14.03.2015

Балалар белән язга карата рәсем бәйгесе үткәрдек.
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.
Әйтегезче,кайсы вакыт
Яздагыдан ямьлерәк?
Кыш айларын да яратам,
Әмма яз күңеллерәк.
Көннәр җылы, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җәйге шатлык, көзге бәхет
Яз белән бергә килә.
-
Күктә кояш елмая. 12.03.2015

Кояш чык, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермрн.
Майлы ботка Казнда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык -сабы алтын,
Безгә кирәкми салкын.
Кояшка карата эндәшләр өйрәнеп әвәләү шөгылендә яссылыкта әвәләү алымын кулланып кояш ясадык.
-
"Һәрвакыт булсын әни!" 07.03.2015

Бүген бездә "8 март Халыкара хатын -кызлар" бәйрәме булып узды. Балалар әниләренә карата "Энемә киенергә булышам" кебек уеннар, шигырьләр, җырлар, биюләр бүләк иттеләр.
-
Бәйрәм мизгелләре. 07.03.2015

Бәйрәм барышында әниләрдә читтә калмадылар үзләренең булганлыкларын, уңганлыкларын уеннар аша күрсәттеләр.
-
Бәйрәм күренешләре. 07.03.2015

Безнең әниләребез уңган, булган, матур гына түгел, алар хәттә спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар икән. Без боларны үз күзләребез белән күреп үттек.
-
Әниемә бәйрәм бүләге. 05.03.2015

Иң матур әни.
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет –
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Минем әни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше –
Һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
Әниләргә бәйрәмгә бүләккә чәчәкләр ясарга булдык.




