МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Рәсемнәр ясарга яратабыз. 11.09.2015

Реҗим моментларында бик күп төрле уеннар уйныйбыз, шул-ук вакытта мөстәкыйль рәсемнәр дә ясыйбыз.
-
Күңелле портретлар. 10.09.2015

Кисеп ябыштыру эшчәнлегендә үзебезнең фантазиябезне кулланып төрле әйберләр (токмач, җеп, мамык, вакланган кәгазь һ.б.) кулланып күңелле портретлар ясадык.
-
Без көчлебез! 08.09.2015

Туган ягыбызны яклар өчен кызлар һәм малайлар турникта күтәрелеп көч җыябыз.
-
Туган ягым-Татарстан. 07.09.2015

Балалар белән бу атнада "Туган ягым-Татарстан" проекты буенча эшлибез. Балалар рәсем эшчәнлегендә Татастанның дәүләт символларын, туган якның табигатен рәсемгә төшерделәр.
-
"Аюга нигә күңелсез?"-уен инсценировка. 05.09.2015

"Минем бакчам" проектын йомгаклап балалар белән "Аюга нигә күңелсез?" дигән, уен инцсенировка үткәрдек. Уен аша балалар уенчыкларга сакчыл булырга , уйнаганда бер-береңне рәнҗетмәскә, саран булмаска, тату, дус булырга төшенделәр. Шулай ук кунакка килгән аю белән уйнадылар,биеделәр.
-
Аю белән күңел ачу. 05.09.2015

-
Талантлы шәхесләр белән очрашу. 03.09.2015

Без бүген кунакка Шәймиева Айгөл Таһир кызын һәм аның кызы Алсуны чакырдык. Айгөл Шаймиева үзенең кызы Алсу белән якыннан таныштырды. Алсу безнең бакчабызда тәрбияләнеп чыккан кыз. Алар район күләмендә бик күп төрле җыр конкурсларында катнашып күп кенә граматоларга , бүләкләргә ия булган кешеләр.
Айгөл Таһир кызы Завод-Нырты урта мәктәбендә җыр, рәсем, география фәннәрен укыта. Айгөл Шәймиева кечкенәдән үк җыр-моңны яратуын һәм кызы Алсу да шушы юлны сайлавын әйтә.
Балаларга очрашу вакытында үзләренең яраткан җырларында җырлап күрсәттеләр. Киләчәктә без Айгөл Шаймиевага һәм Алсуга зурдан зур уңышлар теләп истәлеккә фотога төштек.
-
Билгеләрне искә төшерәбез. 18.08.2015

Җәй көне урамда, юлларда бик күп йөрү сәбәпле балалар белән юл өйрү кагыйдәләрен һәм билгеләрне искә алып торырга тырышабыз.
-
Бөҗәкләрне күзәтәбез. 15.08.2015

Балалар бик кызыксынучан булу сәбәпле сукмакта, комлыкта күргән һәр бөҗәкне күздән югалтмыйлар, кызыксынып күзәтәләр.
-
Бергә-бергә күңелле. 14.08.2015

Бүген бик озак ял итеп килгән Әдилә дусты Айдарны сагынган. Алар кочаклашып атынгычта да атындылар.




