Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Пенсия белемнәре көне
26.09.2012
25 сентябрьдә мәктәптә Пенсия белемнәре көненә багышлап "Минем булачак пенсиям" темасына дәрес-презентация уздырылды. Дәресне җәмгыять белеме укытучысы Каримова Л.Р. алып барды.
-
Предприятиеләргә экскурсияләр 22.09.2012

Татарстан Републикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының № 11071/12 хаты нигезендә 21 сентябрь көнне төрле предприятиеләргә экскурсияләр оештырылды. 8 класс укучылары класс җитәкчеләре Сиринә Зәкиҗановна җитәкчелегендә ООО "Саба" "Сатыш" филиалы Кибәче бүлекчәсенең терлекчелек комплексында экскурсиядә булдылар. Ферма мөдире Ибатов И.М. укучыларны заманча җиһазландырылган комплекс белән таныштырды. 4.5 класс укучылары озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Газизова Г.Р. белән машина-тракторлар паркына бардылар. Мастерской мөдире Сабиров И.Х. аларга яңа төр техникаларны күрсәтте, аларда эшләү өчен яхшы укырга, хезмәтне яратырга кирәклеге турында сөйләде.
-
"Кабак" бәйрәме 22.09.2012

Бүген район үзәгендә узган "Кабак" бәйрәмендә безнең мәктәп коллективы да бик теләп катнашты. Бәйрәмгә әзерлек берничә көн элек башланды. Кемдер шигырь иҗат итте, кемдер кабактан төрле ризыклар пешерергә әзерләнде, кемдер бакчасында үскән иң зур кабакны алып килде. Укучылар һәм укытучыларның тырышлыгы югары бәяләнде. Коллективыбыз "Кабактан иң тәмле ризыклар" номинациясендә 1нче урын яулады. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт!
-
Көзге ярминкә
22.09.2012
22 сентябрь көнне Казан шәһәрендә белем бирү учреждениеләре катнашында узган ярминкәдә безнең Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр, көнкүреш кирәк-яраклары, бәйләнгән әйберләр белән сату итте. Без тәкьдим иткән күп төрдәге товардан сатып алучылар бик канәгать калды. Шулай булмый ни: бар нәрсә дә яхшы сыйфатлы һәм чын күңелдән әзерләнгән иде.
-
Милләтләр йөгереше-2012 22.09.2012

Бүген барлык укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре катнашында "Милләтләр йөгереше-2012" уздырылды. Төрле яшь категрияләрендә җиңүчеләр билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр: 5-8 класслар арасында: 1 урын-Яруллина Гөлназ, Һадиев Ирек, 2 урын: Шафикова Зәлинә, Яруллин Илназ, 3 урын: Каримова Рузинә, Гараев Рамис.9-11 класс укучылары арасында: 1 урын:Ягудина Алинә, Хөсәенов Рәзиф, 2 урын: Юзеева Сиринә, Гыйлаҗиев Булат, 3 урын: Каримова Гөлинә, Давлиев Булат. Хатын-кызлар арасында 1 урын-Фатихова Г.Р.(китапханәче), 2 урын-Харисова В.Г.(мәктәптән техник хезмәткәр), 3 урын-Вилданова Ә.Г. (укытучы).
-
Әйдәгез, таныш булыйк!
20.09.2012
Бүген "Саба дулкыннары" радиосы аша "Мәктәпләр тормышыннан" тапшыруында безнең мәктәп чыгыш ясады. "Әйдәгез, таныш булыйк!" дип исемләнгән бу тапшыруны 11 класс укучысы Булат Давлиев һәм 9 класс укучысы Зилә Газизова алып барды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Рафиковна, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәлия Мансуровна чыгышларыннан радио тыңлаучылар безнең мәктәбебезнең тормышы белән таныша алдылар. 3 класс укучысы Гафиятова Илзиянең "Гаҗәеп кабак" шигыре, 9 класс укучысы Сабирова Гөлназның "Безнең район" исемле юморескасы, 10 класс укучысы Галиахметов Ришат башкаруында "Мин татармын", 9 класс укучысы Губаева Руфинә башкаруында "Зөлхиҗә чишмәләре" җырлары тыңлаучылар күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз.
-
Экстремизм һәм терроризмга-юк! 19.09.2012

Бүген мәктәбебездә Саба районы халыкны социаль яклау идарәсе белгечләре Тимергалиева Л.Р. һәм Мавлявиева Л.А. "Экстремизм һәм терроризмга-юк" дигән темага чыгыш ясадылар, видеороликлар күрсәттеләр. Соңыннан укучылар белән әлеге темага әңгәмә үткәрелде.
-
Варислар туган көн 15.09.2012

15 сентябрь- Татарстан варислар берлегенең туган көне. Бүген 5-6 классларда "Татарстан варислары без, улларыңа лаек алмашлар" дигән җыен узды. Әлеге чарада варисларның законнары, символлары, лозунгы, девизы искә төшерелде. Укучылар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар: "Табышмакларга җавап бирү", "Мәкальләрне дәвам ит!", "Игътибарлы бул!" уеннары уйналды. Соңыннан "Герой пионерлар" темасына презентация күрсәтелде. Җыенны педагог-оештыручылар Газизова Г.Р., Шакирова Л.Г. уздырды.
-
Беренче атналык линейка
10.09.2012
Бүген 2012-2013нче уку елында беренче атналык линейка узды. 11 класс дежурныйлары атналык эшкә нәтиҗә ясаганнан соң, укучыларга мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре тагын бер кат искә төшерелде.
-
Түгәрәкләр эшли башлады 07.09.2012

3 сентябрьдән мәктәбебездә укучылар үзләре теләгән түгәрәкләргә йөри башладылар. 2012-2013нче уку елында бездә 8 түгәрәк: "Бадминтон", "Баскетбол", "Флорбол", "Оста куллар", "Хореография" (4 төркем) түгәрәкләре эшләячәк. Әлеге дәресләрдә укучылар буш вакытларын файдалы итеп уздырып, үзләре кызыксынган өлкә буенча күнекмәләрен камилләштерәчәк.








