Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены
13.04.2012
Бүген Икшермә урта мәктәбендә "Аҗаган" хәрби -спорт уенының зона этабы узды. Бу уеннарда укучыларның спорт һәм хәрби әзерлек буенча күнекмәләре сыналды. Безнең мәктәп командасының газетасы 2че урынга лаек булды, 11 класс укучысы Шакиров Илсаф турникта күтәрелү һәм пневматик винтовкадан ату буенча 3нче урын алды.
-
Бөре җыйдык 12.04.2012

Бу көннәрдә укучылар бөре җыю белән мәшгуль булдылар. Барлык укучыларның тырышлыгы белән 1,9 кг каен бөресе, 6,8 кг нарат бөресе җыеп урманчылыкка тапшырдык. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: башлангыч класслар арасында 1урын-2 класс, 2 урын-3,4 класслар, 3 урын-1 класс, 5-8 класслар арасында 1 урын-8 класс, 2 урын-5,7 класслар, 3 урын-6 класс, 9-11 класслар арасында 1 урын-9 класс, 2 урын-11 класс, 3 урын-10 класс. Иң күп бөре җыючы укучылар: Гатиятуллина Гөлүсә (2 класс)-1 урын, Хуснутдинов Альмир(2 класс)-2 урын, Хабибуллина Таңсылу (1 класс)-3 урын, югары класс укучылары арасында: Гатиятуллина Рәзинә (9 класс)-1 урын, Нуриева Алисә (8 класс)-2 урын, Газизуллина Энҗе (9 класс)-3 урын. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Без КВН уйныйбыз 11.04.2012

10 апрель көнне 5 авыл җирлеге арасында узган КВН буенча зона ярышларында Олы Кибәче авыл җирлегеннән "Кактус" командасы катнашты. Әлеге команда составында безнең мәктәп укучылары да бар иде. Ярышның барлык турларында да яхшы чыгыш ясап "Кактус" командасы 1нче урынга лаек булды һәм КВНның район турында чыгыш ясау хокукына ия булды. Командабыз анда да сынатмас дигән ышанычта калабыз.
-
Шахмат ярышлары
09.04.2012
7 апрель көнне район күләмендә узган спорт ярышларында безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Һадиев Ирек (7 класс), Гыйлаҗев Булат (9 класс) үз яшьтәшләре арасында 2нче урын яуладылар.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2012

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге көннең максаты-һәр кешегә сәламәтлекнең нинди мөһим нәрсә булуын һәм аны сакларга тырышу һәркемнең үз кулында икәнен искә төшерү. Бүген безнең мәктәбебездә Сәламәтлек көненә карата әңгәмәләр узды. 10 класс укучылары Гыйлаҗиева Миләүшә, Шавалиева Дилбәр, 9 класс укучылары Газизуллина Энҗе, Гатиятуллина Рәзинә 5-11 класс укучылары алдында "Дөрес туклану серләре", Сәламәт булыйм дисәң...", "Витаминнар", Сәламәт булуның алтын кагыйдәләре " дигән темаларга чыгышлар ясадылар, презентацияләр күрсәттеләр. Башлангыч класс укучыларын сәламәт булу кагыйдәләре белән озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Газизова Г.Р. таныштырды.
-
Олимпиада җиңүчесе
07.04.2012
Бүген песионерлар арасында компьютерда эшләү сәләтләрен ачыклау максатыннан олимпиада уздырылды. Олимпиаданың җиңүчесе Башарова Наилә Аширбековна булды. Ул район күләмендә узачак бәйгедә катнашачак. Наилә апага уңышлар телибез!
-
Флорбол
03.04.2012
Бүген Шәмәрдән лицеенда 5-7 класс укучылары командалары арасында флорбол ярышлары узды. Безнең мәктәпнең кызлар командасы 2нче урын алды. Ике көн дәвамында узган әлеге ярышларда мәктәбебездән 4 команда катнашып, 3 призлы урын яулавыбыз зур сөенеч булды. Тренер Сафин А.К.ны һәм командалар составындагы барлык укучыларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
Флорбол 02.04.2012

Язгы каникул дәвам итә. Ял көннәре булса да, мәктәп гөрләп тора. Бүген 9 класста татар теле, математика фәннәреннән консультацияләр узды. 2 команда район мәктәпләренең 8-11 класс укучылары арасында узган флорбол ярышларында катнашты. Шәмәрдән лицеенда узган әлеге ярышларда кызлар командасы 2нче урынга, ә егетләр командасы 3нче урынга лаек булды. Тренерлары- флорбол түгәрәге җитәкчесе Сафин А.К.
-
Бадминтон ярышлары
01.04.2012
31 мартта һәм 1 апрельдә узган бадминтон буенча зона ярышларында безнең мәктәп укучылары да катнашты һәм матур нәтиҗәләргә иреште: Давлиев Ильяс (4 класс)-3 урын, Ибатова Ильмира (6 класс) 2 урын , Гыйлметдинов Айдар (8 класс) 4 урын яуладылар. Бу укучыларга алга таба да уңышлар телибез.
-
Белдеклеләр бәйгесе
28.03.2012
Бүген башлангыч класс укучылары өчен Белдеклеләр бәйгесе оештырылды. Класс җитәкчеләре Баһманова Р.Н., Шайхеразиева Ф.В., Гыйлметдинова И.Г., Бикмиева Д.Н. табигать белеме, математика, татар теле һәм рус теле буенча викторина уздырдылар, китапханәче Мубаракзянова К.Ш. укучыларны энциклопедияләр, яңа китаплар белән таныштырды.








