Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Яңа елны көтәбез 26.12.2012

Һәркем көтеп алган, могҗизаларга бай Яңа ел бәйрәме якынлаша. Мәктәптә -бәйрәм рухы. Укучылар Чыршы бәйрәмнәренә әзерләнәләр. Мәктәбебез тирәсенә ясалган кар сыннары барыбызны да бәйрәм белән котлый сыман. Сыннарны ясауга барлык укучылар , укытучылар, техник хезмәткәрләр үз өлешен кертте. Шуңадырмы, алар бик матур килеп чыктылар. Төрле җәнлек фигуралары белән әйләндереп алынган чыршы үзенең утлары белән тирә-якка ямь биреп тора. Кыш бабай белән Кар кызы да хәрәкәткә килерләр дә, безне бәйрәм белән котларлар сыман. Яңа елда барыбызның да матур хыяллары, изге теләкләре чынга ашсын иде!
-
Ачык ишекләр көне 22.12.2012

22 декабрь көнне 1-3 классларда әти-әниләр өчен Ачык ишекләр көне узды. Һәр класста федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты буенча дәрестән тыш шөгыльләр күрсәтелде. 1 класста "Җир-безнең йортыбыз" проект эшчәнлеге буенча "Озын колаклы куян" (укытучы-Шайхеразиева Ф.В.), "Кызыклы математика" түгәрәгеннән "Математик уеннар" (укытучы-Бикмиева Д.Н.), 2 класста "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" түгәрәгеннән "Яңа ел чыршысы" проект эше (укытучы-Шакирова Л.Г.), "Грамматика иленә сәяхәт" түгәрәгеннән "Умники и умницы" бәйгесе (укытучы-Баһманова Р.Н.), 3 класста "Яшь математик" түгәрәгеннән "Математик КВН" (укытучы-Шайхеразиева Ф.В.) , "Дөньяны танып беләбез" түгәрәгеннән "Әкияттә кунакта" кичәсе (укытучы-Давлиева В.Н.) узды. Һәр чарада укытучылар яңа технологияләр кулланып, укучыларның танып-белү активлыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан төрле эш алымнары кулландылар. Дәресләр укучыларның активлыгы белән , уен элементлары чиратлаштырылып, методик яктан дөрес оештырылды.
-
Репетицион тестирование
13.12.2012
12,13 декабрь көннәрендә 9 класс укучылары рус теле һәм математика буенча үзләренең белемнәрен сынап карадылар, репетицион тестированиедә (ГИА) катнаштылар.
-
Шашка ярышлары 10.12.2012

Бүген Саба кадет мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында узган шашка ярышларында безнең мәктәптән 3 укучы катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште: 10 класс укучысы Маннанова Гөлчәчәк 6-11 класс кызлары арасында 1нче урын, 8 класс укучысы Хуҗиәхмәтов Ирек 6-11 класс егетләре арасында 2нче урын яулады. Котлыйбыз!!!
-
Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйк
07.12.2012
Ноябрь аенда узган "Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйк" акциясенә район комиссиясенә тәкъдим ителгән папкабыз "Иң яхшы сәламәтләндерү технологиясе" номинациясендә район күләмендә 1нче урын алды.
-
Репетицион тестирование
05.12.2012
Үз белемнәрен сынап карау максатыннан, 4,5 декабрь көннәрендә 11 класс укучылары рус теле һәм математика буенча репетицион тестированиедә катнаштылар.
-
Район олимпиадаларында безнең уңышлар
03.12.2012
Бөтенроссия предмет олимпиадаларының район этабы дәвам итә. Бүгенге көнгә безнең мәктәпнең уңышлары:
1. Сабиров Булат, 8 класс, математика-3 урын (укытучы Габдулхаева Р.Р.)
2. Гилазов Булат, 10 класс, ОБЖ-1 урын (укытучы Сафин А.К.)
3.Юзеева Сиринә, 10 класс, технология-3 урын (укытучы-Галиахметова И.М.)
4.Юзеева Сиринә, 10 класс, биология-2 урын (укытучы-Ибушева Ф.Н.)
5.Сабирова Гөлназ, 9 класс, экология-3 урын (укытучы-Ибушева Ф.Н.)
6.Сабиров Булат, 8 класс, география-1 урын (укытучы-Сафина С.З.)
7. Газизова Илүзә, 7 класс, география-2 урын (укытучы-Сафина С.З.)
8. Сабирова Гөлназ, 9 класс, география-3 урын (укытучы-Сафина С.З.)
-
Бадминтон буенча мастер-класс 29.11.2012

Бадминтон-безнең мәктәптә бик популяр спорт төре. Бу уен белән укытучыларыбыз да, укучыларыбыз да теләп шөгыльләнә, уңышларыбыз да байтак. 28 ноябрь көнне укучыларыбыз өчен Европа чемпионы Ольга Козлова белән очрашу мөмкинлеге тудырылды. Бадминтон белән мавыгучы 10 укучыбыз белән ул мастер-класс уздырды. Әлеге чарада уен серләренә төшенергә теләгән укучылар да катнашты.
-
Әнием-күз нурым 28.11.2012

27 ноябрьдә Аналар көне уңаеннан "Әнием-күз нурым" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Кадерле әниләре хөрмәтенә укучыларыбыз иң матур җыр һәм биюләрен бүләк иттеләр. Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" спектакленнән өзек караганда, залдагы әниләрнең күзләренә яшь тулды. 76 укучыбыз катнашкан бу концерт җир йөзендәге иң кадерле, иң матур, иң изге кешеләргә-Аналарга зур бәйрәм булды.
-
Ана- шәфкать диңгезе
24.11.2012
23 ноябрь көнне мәктәбебездә Аналар көне уңаеннан 10, 11 класс укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре Ильясова Р.Г., Каримова Л.Р. тарафыннан әзерләнгән "Ана-шәфкать диңгезе" дип исемләнгән чара узды. Югары класс укучылары кадерле әниләрен бәйрәм белән котлап. иң матур чыгышларын бүләк иттеләр, әниләр өлгерлект, тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.








