Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Интернет-дәрес
23.09.2014
"Россия балалары" оператив-профилактик акциясе кысаларында башлангыч классларда педагог-оештыручы Газизова Г.Р. "Белергә хакым бар" Интернет-дәресе үткәрде.
-
Көзге кросс 19.09.2014

Районкүләм ярышларга иң җитезләрне барлау максатыннан мәктәбебездә көзге кросс үткәрелде. 4-11 сыйныф укучылары барысы да бу ярышта бик теләп катнашты. Призлы урыннар билгеләнде. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба зур уңышлар телибез.
-
Тимурчылык 19.09.2014

9нчы сыйныф тимурчылары педагог-оештыручы Газизова Г.Р. җитәкчелегендә "Зөлхиҗҗә чишмәләре"н чистартырга бардылар. Тирә-юнен чүп үләннәреннән арындырдылар, гөлләргә су сиптеләр. Чишмәләребез беркайчан да саекмасын, әйләнә-тирәсе гел матур булсын .
-
Көзге урманга экскурсия
18.09.2014
7нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Вильданова Ә.Г. белән бергә көзге урманга эккурсиягә бардылар. Табигатьнең бу гүзәл мизгеленә сокланмый мөмкин түгел. Һәркем шатланып, яңа көч-куәт алып кайтты бу сәяхәттән.
-
ТВБның туган көне 17.09.2014

3-4 сыйныф укучылары катнашында ТВБның туган көненә багышланган җыен үтте. Балалар билет сорауларына җавап бирделәр, символлар һәм кагыйдәләрне кабатладылар, герой-пионерлар турында презентация карадылар. "Әйтеп бетер", "Мәкальләрне дәвам ит", "Яңгыр", "Япон машинасы" уеннарында теләп катнаштылар.
-
Көзге ярминкә 15.09.2014

Укучыларыбызның җәй буе тырышып эшләүләренең нәтиҗәсе дә матур булды-мәктәп яны тәҗрибә участогыннан мул уңыш җыеп алынды. 14 сентябрь көнне үзебез җитештергән продукция белән Казан шәһәренең 35нче мәктәбе территориясендә узган ярминкәдә катнаштык. Ассортиментның бай һәм товарларның сыйфатлы булуы күп сатып алучыларны үзенә җәлеп итте.
-
Сәламәтлек сәгате 12.09.2014

10,11,12 сентябрь көннәрендә барлык классларда, балалар һәм яшүсмерләр алкоголизмын кисәтү максатыннан, Сәламәтлек сәгатьләре узды. Әңгәмә, рольле уен, экскурсия формасында узган класс сәгатьләрендә укучылар үзеңдә начар гадәтләр булдырмаска, ә бәлки сәламәт яшәү рәвеше алып барып, тормыштан ямь табып, үзеңә һәм якыннарыңа борчу китермичә яшәргә кирәк икәненә тагын бер кат төшенделәр.
-
Көзге муллык 09.09.2014

Күмәкләшеп яшелчә уңышы алдык. Көне дә бигрәк матур, кояшлы булды. Витаминлы ризыклар һәркемгә саулык һәм көч өстәсен!
-
Бәрәңге уңышы 09.09.2014

Бүген 5-11 сыйныф укучылары, укытучылар, хезмәткәрләр бердәм рәвештә мәктәп бәрәңгесен алуда катнаштылар. Вакытында мул уңыш җыеп алу һәркем өчен зур шатлык булды.
-
Эвакуация уздырылды 08.09.2014

20нче августтан 20нче сентябрьгә кадәр узучы Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында эвакуация уздырылды. Барлык укучылар да, тиешле таләпләрне үтәп, мәктәп янына җыелдылар. Гомумән, эвакуация канәгатьләнерлек дип бәяләнде.








