Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Соңгы кыңгырау 26.05.2014

24 май көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә 11 классны тәмамлаучы 9 укучы өчен “Соңгы кыңгырау” яңгырады.
Әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар өчен бик истәлекле булган бу бәйрәмдә Саба муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Якубов Рамис Фәнилович, район мәгариф бүлеге методисты Давлетшина Г.Ф., Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К., якташларыбыз- “Болгар” радиосы яңалыклар хезмәте җитәкчесе Шәрәфиева Л.Р., Казан шәһәре 32нче мәктәбе директоры Хасанова Л.Х. катнашты. Алар һәрберсе укучыларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Хасанова Лилия Хамидулловна уку елы башында бабасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, күп еллар мәктәп директоры, математика укытучысы булып эшләгән Шафиков Вагыйз хөрмәтенә математика өлкәсендә уңышка ирешкән укучыларга премия игълан иткән иде. Әлеге дәрәҗәле исемгә 11 класс укучысы Юзеева Сиринә һәм 5 класс укучысы Хөсәенов Рәсим лаек дип табылды һәм аларга тантаналы шартларда әлеге премия тапшырылу бәйрәмебезнең тагын бер бизәге булды.
Бәйрәмдә “Ел укучысы-2014” игълан ителде. Бу исем күп төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар яулаган, татар әдәбияты һәм географиядән район олимпиадаларында 1 урын, республикада татар әдәбияты олимпиадасында призер булган 10 класс укучысы Сабирова Гөлназга бирелде.
Шулай ук уку елы дәвамында зур уңышларга ирешкән укучыларга, “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашкан , олимпиада призерлары әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәп директоры Рәлиф Ринатович, класс җитәкчесе Рәфинә Габдрашидовна, укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Рафиковна, беренче укытучылары Рәмзия Накиповна , әти-әниләр тарафыннан чыгарылыш класс укучыларына иң изге теләкләр җиткерелде. Бәйрәмдә әйтелгән барлык теләкләр кабул булсын, мәктәбебезнең очар кошлары-чыгарылыш класс укучыларына һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын иде.
-
"Оста куллар" түгәрәге 22.05.2014

"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүчеләр уку елы дәвамында төрле кул эшләренә өйрәнделәр. Чигү, бәйләү, тозлы камыр белән эш, күннән эшләнмәләр, квиллинг, оригами кебек төрләрдә кызлар эшләгән эшләр бик матур килеп чыкты. Түгәрәктә йөрүчеләр төрле бәйгеләрдә дә актив катнаштылар, үзләренең сәләтләрен арттырдылар, кул эшләре белән әти-әниләрен дә сөендерделәр. Бу көннәрдә түгәрәкнең йомгаклау дәресләре уза. Җитәкче-Шакирова Л.Г.
-
Олимпиада призерларын бүләкләү 20.05.2014

Бу уку елында мәктәбебез укучылары фән олимпиадаларында 13 призлы урын яулады. Район күләмендә олимпиада призерларын бүләкләү тантанасында 8 укучы катнашты. Мәктәп олимпиада нәтиҗәләре буенча район күләмендә 3 урын алды. Барлык призерларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерәбез.
-
"Серле каләм" бәйгесе 17.05.2014

Казан федераль университеты Гаммәви коммуникация һәм социаль фәннәр институтынының татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе югары һөнәри белем өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге "Серле каләм" иҗади бәйгесендә безнең мәктәп укучылары актив катнашты. Нәтиҗәләребез дә сөендерерлек: 8 класс укучысы Газизова Илүзә "Наркотикларга-юк!" номинациясендә 1 дәрәҗәдәге диплом,6 класс укучысы Каримова Рузинә "Мәдәният" номинациясендә 3нче дәрәҗәдәге диплом, "Ай нурлары" газетасы иҗат коллективы мәктәп күләмендә чыгучы газеталар арасында үткәрелгән номинациядә 3нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Җиңүчеләр акчалата бүләк һәм журналистика өлкәсенә караган китаплар белән бүләкләнделәр.
-
"Первые шаги в науку" 17.05.2014

Ученица 4 класса Гафиятова Ильзия участвовала в районном конкурсе проектно-исследовательских работ "Первые шаги в науку". Она выступила исследовательской работой на тему "Изге чишмә-изге урында" и заняла 1 место. Руководитель- Давлиева В.Н.
-
Хәрби-кыр җыены
17.05.2014
13-17 май көннәрендә 10 класс егетләре катнашында район күләмендә хәрби-кыр җыены узды. Безнең мәктәбебезнең 10 класс егетләре дә әлеге чарада яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Ибуше Вадим турникта тартылу буенча 2нче, ОЗК кию буенча 2нче, автомат сүтеп-җыю буенча 2нче урын, Бикмиев Илфир пневматик винтовкадан ату буенча 2 нче урын яулады.
-
Бердәм экологик дәрес 12.05.2014

12 май көнне мәктәбебездә Бердәм экологик дәресләр узды. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан уздырылган бу чарада укучыларга тирә-юнебезне саклау мөһимлеге төшендерелде.
-
Пионериянең туган көненә багышланган слет 12.05.2014

12 нче май көнне район күләмендә Пионериянең туган көненә багышланган слет үтте. Язлы Арташ авылы янындагы урман аланлыгында оештырылган әлеге чарада мәктәбебезнең иң актив укучылары, күп төрле бәйгеләрнең призерлары булган 5 укучы катнашты. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, бер-берсе белән аралаштылар.6 класс укучысы Галиахметова Зәринә "Барабаны играют сбор" бәйгесендә "Цветик-семицветик" җырын башкарды. Гарипов Ф., Юзеева Н., Шакирова Г., Мухаметова А. Бек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган открыткалар бәйгесендә, Газизова И. компьютер презентацияләре бәйгесендә актив катнашкан өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
Тантаналы митинг 08.05.2014

Бөек Җиңү бәйрәмен мәктәбебезнең һәр укучысы һәм укытучысы көтеп алды. Бу бәйрәм барыбыз өчен дә уртак. Олы Кибәче авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 336 кеше киткән, шуларның 183е илебез азатлыгы өчен сугышта һәлак булган. Бүгенге көндә 4 сугыш ветераны безнең арада. Бүген Олы Кибәче һәйкәл-обелискы янында узган тантаналы митингта укучылар сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә иң матур җыр һәм биюләрен бүләк иттеләр..
-
Төбәк авылында тантаналы митинг 08.05.2014

Төбәк авылы һәйкәл-обелискы янында узган Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митингта сугыш ветераннары Альмиев Хаҗиәхмәт һәм Абдуллин Мөбәрәк абыйлар катнашты. Алар укучыларга үзләренең иң яхшы теләкләрен җиткерделәр, ә укучылар үз чиратларында хөрмәтле ветераннарыбыз һәм авыл халкы алдында эчтәлекле чыгыш ясадылар, матур-тыныч көннәрне бүләк иткән ветераннарга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Сугыш кырларында ятып калганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар хөрмәтенә венок салынды.








