Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Әниләр бәйрәме 22.11.2014

Аналар көне уңаеннан 7 класста Әниләр бәйрәме узды. Укучылар кадерле әниләре хөрмәтенә матур җырлар, күңелле биюләр башкардылар. Әниләр кадерле ул һәм кызларына, ә алар әниләренә иң кадерле теләкләрен җиткерделәр. Класс җитәкчесе-Вилданова Ә.Г.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы дәвам итә 21.11.2014

Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында Каримова Л.Р. "Концлагерь балалары" дигән темага ачык чара уздырды. Сугыш башлану күренешен чагылдыру белән башланып киткән кичә төрле концлагерьлар, алардагы балалар язмышы турында мәгълүмат бирү белән дәвам итте. 5 класс укучыларының концлагерьдагы балалар исеменнән сөйләнгән чыгышы һәркемне тетрәндерде. Тынычлыкның кадерен белергә, сугыш хәсрәтенең ачысын онытмаска өндәгән кичә "Һәрвакыт булсын кояш!" күмәк җыры белән тәмамланды
-
Музейда ачык ишекләр көне 20.11.2014

Бүген 1 класс укучылары мәктәпнең туган якны өйрәнү музее белән таныштылар Музей җитәкчесе Каримова Л.Р.укучыларга авылыбызның үткәнен чагылдырган экспонатлар турында сөйләде, балаларны кызыксындырган күп сорауларга җавап бирде.
-
Парламент дәресләре 18.11.2014

"Парламент дәресләре" кысаларында бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Каримова Л.Р. 5 класста "Дәүләт символлары һәм законнары кайда туа?" темасына дәрес үткәрде.
-
Җәмгыять белеменнән ачык дәрес
17.11.2014
Мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы башланып китте. Шул уңайдан Каримова Ләйсән Рафиловна 9 нчы сыйныфта җәмгыять белеменнән "Сайлаулар. Тавыш бирү" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Мини-футбол буенча зона ярышы 11.11.2014

-
Каникулның бер көне 07.11.2014

Көзге каникулның соңгы көннәре. Бүген 11 класс укучылары математикадан репетицион тестированиедә катнаштылар. 4 укучы "Быстрее, выше, сильнее!" бәйгесендә катнашып, 1 урын алуга иреште. Мәктәптә фәннәрне авырдан үзләштерүче укучылар өчен консультацияләр узды. "Мини-футбол", "Хореография" түгәрәкләре эшләде.
-
Көзге каникул дәвам итә
05.11.2014
Көзге каникулның һәр көне план нигезендә уза. Бүген 9, 11 класс укучылары имтиханнарга әзерлек буенча консультацияләрдә булсалар, "Эрудит" түгәрәгенә йөрүче укучылар проект эшләрен якладылар. 2000-2001нче елгы кызлар арасында узган баскетбол ярышларында мәктәбебез командасы 4 урын алды. "Сәләхият-Дарование" сәнгатьле сөйләм бәйгесендә 7 класс укучысы Шакирова Гөлназ 3 урынга лаек дип табылды, ә 8 класс укучысы Юзеева Нәркизә актив катнашкан өчен Сертификат белән бүләкләнде. Бер төркем укучылар Икшермә кадет-интернат мәктәбендә экскурсиядә булып, авиатренажер эшчәнлеге белән танышып кайттылар.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 05.11.2014

5ноябрьдә гомуми ата-аналар җыелышы узды. "Балалар куркынычсызлыгы" темасына Бикмиева Д.Н. чыгышын тыңлаганнан соң, укыту эшләре буенча директор урынбасары Габделхаева Р.Р. 1нче чирек йомгаклары, БДИ, ДЙА яңалыклары белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М. мәктәптә тәрбия эшчәнлеге торышына анализ ясады, сәләтле балалар мәктәп-интернатында эшләүче педагогик-психолоик үзәк турында мәгълүмат бирде.
-
Батырлык дәресе 30.10.2014

Бүген 7-11 классларда "Ватан даны-рух ныклыгында"темасына Батырлык дәресе узды. ТИН укытучысы Камалов Р.В. 1941нче елның 7 ноябрендә Мәскәү һәм Куйбышев шәһәрләрендә узган хәрби парадларның Бөек Ватан сугышы чорында зур әһәмияткә ия вакыйга булуы турында сөйләде. Бай эчтәлекле презентация һәм парадны чагылдырган видеороликлар ярдәмендә укучыларга күп мәгълүмат бирелде.








