Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 51 учащихся, 12 воспитанников/ 51 укучы, 12 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
"Шәҗәрәләр - нәсел агачы" проект эше 15.05.2019

3 нче сыйныф укучылары "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дип исемләнгән проект эшен якладылар.
Шәҗәрәләр чал тарихлы бабамнарның.
Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың.
Корылмасын шәҗәрәнең тамырлары.
Урын алсын оныкларың оныклары
-
Проектная работа "Fashion" 15.05.2019

Ученики 8го класса защитили проектную работу по английскому языку на тему "Fashion" - "Мода". Они рассказали цель, план проекта и каждая группа представила свой плакат.
-
Татарстан Варислары Берлеге сафына кабул итү тантанасы 14.05.2019

Иртүк мәктәпкә йөгердем
Нигә соңга калырга?!
Бүген безнең дүртенчене
Алалар варисларга.
Иртүк мәктәпкә йөгердем
14 май көнне 4 нче сыйныф укучыларын Татарстан Варислары Берлеге сафына кабул итү тантанасы үткәрелде. Укучылар Татарстан Варислары Берлеге оешмасының барлыкка килү тарихын, Татарстан флагы, гербы хакында сөйләделәр. Варисларның лозунгын, девизын, законнарын, кагыйдәләрен һәм вәгъдәсен әйттеләр. Россия һәм Татарстан гимнын җырладылар. Укучыларга Татарстан галстуклары тапшырылды.
-
"Твой первый шаг в медицину" 14.05.2019

В Межрегионльном этапе конкурса "Твой первый шаг в медицину" в номинации "Сочинение и эссе на русском языке" 1 место заняла ученица 8-го класса Шамсивалеева А.Н.
-
Команда "ЮИД" 13.05.2019

-
Җиңү язын каршылап 10.05.2019

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яңа Арыш урта мәктәбендә патриотик тәрбия бирү максатыннан мәктәп укучыларының әхлакый-патриотик хисләрен ныгытуга, төрле эшчәнлек төрләре
аша Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар узды.
5-11 сыйныфларда Батырлык дәресләре һәм «Беркем дә онытылмаган һәм бернәрсә дә онытылмаган», «Батырлык, дан» сыйныф сәгатьләре үтте. Сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр,
презентацияләр күрсәтү барышында барлык сугышларның тарихи вакыйгалары турында сөйләнелде, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре һәм Ватаныбыз өчен горурлык тәрбияләү
буенча актуаль темалар күтәрелде.
8 май көнне бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмгә тыл ветераннары чакырылган иде. Укучылар концерт номерлары күрсәттеләр. Җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр.
Концерттан соң обелискка веноклар куелды.
-
"Без тынычлык өчен!» 07.05.2019

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яңа Арыш урта мәктәбендә патриотик тәрбия бирү максатыннан мәктәп укучыларының әхлакый-
патриотик хисләрен ныгытуга, төрле эшчәнлек төрләре аша Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне формалаштыруга юнәлдерелгән
чаралар узды.
Башлангыч сыйныфларда "Без тынычлык өчен!» дип исмеләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Утырту эшләре башланды 06.05.2019

Мәктәп яны тәҗрибә участогында утырту эшләре башланып китте. Укучылар җирне казып, тырмалап чәчәк, кишер, суган,чөгендерләр чәчтеләр.
-
Интеллектуаль-карта 05.05.2019

6 сыйныф укучылары "Фигыль " темасына интеллектуаль-карта проектын якладылар. Алар фигыльнең барлык төркемчәләрен күрсәтеп, сөйләп бирделәр. Фигыль темасы буенча алган белемәрен дәлилләп күрсәттеләр.
-
Безопасное колесо 04.05.2019

Муниципальный этап конкурса "Безопасное колесо" состоялся в нашем районе 6 мая 2019. В конкурсе активное участие приняла команда нашей школы «ЮИД» и одержала первое место. Они сдавали ПДД, медицину, ездили на велосипедах. Все участники получили ценные призы, грамоты и кубок. Поздравляем победителей!










