Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 51 учащихся, 12 воспитанников/ 51 укучы, 12 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Китапханә көне 16.06.2017

Бүгенге көн иртәнге якта яңгырлы булса да матурланып китте. Ямьле кояш балаларны вакытында лагерьга чакырып китерде. Иртәнге аштан соң сәламәтлек сәхифәсе башланды. Вожатыйлар “Алкоголь һәм наркомания ” турында әңгәмә үткәрделәр. Соңыннан балалар үзләренең фикерләрен уртаклаштылар, бу начар гадәтләргә үз карашларын белдереп плакатлар әзерләделәр. Көн темасы буенча татар балалар шагыйрьләре һәм язучылары турында презентация карадык. Таныш шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләүчеләр дә табылды. Теләгән балаларга татар мультфильмнарын күрсәттек. Өлкәнрәкләр саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнады.
-
Аҗаган уены. 15.06.2017

Сәламәтлек минутында үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу, тормыш иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү турында сөйләштек. Аннары командаларга бүленеп “Аҗаган” уены башланды. Командирлар сайланды, аларга уен барышы аңлатылды. Иң беренче командалар үзләрен белдерә торган погоннар текте. Аннары стройда йөрергә өйрәнделәр. “Серле хат”ларны укырга тырыштылар. Снайперлар мина кырын чистартты. Турникта да күтәрелделәр. Гранаталар ыргытып командаларга очко тупладылар. Хәрби дәрәҗәләр белү осталыкларын да күрсәттеләр. Иң ахырдан маршрут буенча флаг эзләделәр. Флагны беренче “Яшелләр” командасы тапты. Ахыргы нәтиҗәләр буенча “Яшелләр” һәм “Зәңгәрләр” тигез очколар җыйнаганнар. Уен тигез исәп белән тәмамланды. Ур-ра! Дуслык җиңде.
-
Сабантуй бәйрәме 14.06.2017

Иртәнге аштан соң сабантуй мәйданына җыелдык. Балаларны план белән таныштырганнан соң бәйрәм ярышлары башланды. Иң беренче капчык киеп йөгерү булды. Иң оста йөгерүче Хасаншина К. икән. Кашыкка йомырка салып узышуда кызлар беренчелекне бирмәделәр.Афәрин, булдырасыз, кызлар! Бер почмакта әйбер кисү башланды, кемгә әтәч конфет, кемгә карандаш, кемгә бәхет елмаймады. Ярышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Таяк, аркан тартышулардан соң көрәш башланды. Кызлар көч биреп, җан атып, алкышлап утырды. Ә малай-егетләр мәйдан уртасында. Баш батыр булып Губаев С. калды. Тиздән авыл, район сабантуйлары, әзерләнегез, сез бит булачак данлыклы көрәшчеләр!
-
Яшь рәссамнар көне 13.06.2017

Иртәнге аш, иртәнге аштан соң сәламәтлек минуты үткәрелде. Сәламәтлек минутында аякларның арыганлыгын ничек бетереп булганлыгы турында сөйләшт ек. Соңыннан “Якташ рәссамнар” дигән презентация карадык, фикер алыштык. Балалар арасында “Каникулда” дигән исем астында рәсем ясау конкурсы оештырдык. Беренчелекне Гатиятуллина Я. алды. Төшке аштан соң көнебез саф һавада дәвам итте. “Байрак алыш”, “Бакалар, әтәчләр сугышы” уеннарын яратып уйнадык. Көнебез күңелле узды.
-
Россия көне. 12.06.2017

Россия көне уңаеннан әңгәмә үткәрдек. Россия дәүләте символлары турындагы белемнәрне барладык. Кроссворд, тест биремнәре дә эшләргә өлгердек. Мәктәп музеенда илебез тормышын чагылдырган стендлар белән таныштык. Соңыннан бәйрәм концерты оештырылды.
-
Оста куллар. 10.06.2017

“Оста куллар” дип исемләнгән презентация карадык. Соңыннан бүлмәләргә таралышып төсле кәгазь, картон, җилем, пластилин кулланып “Оста куллар” күргәзмәсенә күңел җылысын кушып эшләнгән эшләребезне әзерләдек. Күргәзмәбез бик бай һәм үзенчәлекле матур килеп чыкты. Төшке аштан соң көнебез саф һавада дәвам итте.
-
Гаилә көне. 09.06.2017

"Гаилә көне” турында әңгәмә уздырдык. Соңыннан балалар үз гаиләләре белән таныштырдылар, әти-әниләренең нәрсә белән шөгыльләнүен, гаиләдә яраткан ризык турында да рәхәтләнеп сөйләделәр. Күмәк биюләр дә оештырдык. Уен бүлмәләрендә өстәл уеннарын да яратып уйнадык. Альбом битләренә “Тату гаилә” дигән темага рәсемнәр ясаучылар да булды. Төшке аштан соң, саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
Сазлык, баткаклык. 08.06.2017

Көнебез “Сазлык, баткаклык “ дип аталганлыктан балалар белән тәмәке тартуның зарары, алкоголь һәм наркотик матдәләрнең куркыныч булуы турында сөйләштек. “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” презентация карадык, соңыннан фикер алыштык. Шулай ук компьютер һәм бала турында да сөйләштек. Аның файдалы, зыянлы якларын карап киттек. Безгә кунакка Казан шәһәрендә урнашкан БИНИЛЕКТ балалар үзәгеннән ике вәкил килеп лагерьның эшчәнлеген тулыландырып мавыктыргыч итеп уздырдылар. Алар биргән логик мәсьәләләр, техник модельләштерү безнең белемнәребезне баетты. Соңыннан алган очколар буенча урыннар билгеләнде. 1урында-Нуриев Н.(1кл), 2урында-Шамсивалеева А.(6кл), 3урында-Валеев И.(1кл), Галявиев И.(6кл). Алар диплом белән, ә калган катнашучылар свидетельствога лаек булдылар.
-
Хәтер көне. 07.06.2017

Хәтер көне турында белемнәрне барладык. Мәктәп музеена кереп андагы тарихи экспонатлар, авыл тарихы белән бәйле материаллар, авылның алдынгы эшчән кешеләре, тыл батырлары, авылдан чыккан күренекле кешеләр турындагы стендлар белән таныштык. “Туган якны беләсеңме?” исемле викторина да үткәреп алдык. Изге китап-Хәтер китабы белән таныштык. Авылыбыздагы сугышта катнашкан авылдашлар хөрмәтенә төзелгән монумент янына бардык. Балалар үзләренең сугышта үлеп калган бабалары турында сөйләделәр.
-
Дару үләннәре бакчасы 06.06.2017

Без бүген “Яшел аптечка” турында беренчел белемнәрне барладык. Шушы темага презентация карадык. Табигать аланына чыгып үләннәр тупладык. Алардан мини-гербарий ясап, башка балаларга бу үләннең файдасы, җыю, киптерү тәртипләре турында сөйләүләр оештырдык. Шуңа бәйләп үләннәрнең файдасы куллану тәртибен төгәл үтәгәндә генә булуы хакында “Ярый һәм ярамый” дигән темага фикер алыштык. Үләннәрне җыю срогы күрсәтелгән таблица буенча танышулар үткәрдек










