Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 51 учащихся, 12 воспитанников/ 51 укучы, 12 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Әкияттә кунакта. 05.06.2017

Беренче “Әкият геройлары”н тану үткәрелде. Төрле әкият геройларын тану- бик кызыклы икән. Аннары әкиятләрне сәхнәләштереп уйнап та күрсәттеләр. “Теремкәй”, “Үги кыз”, “Өч кыз”, “Йокыга талган гүзәл” әкиятләрен карап шатландык. Балалар арасында булачак актрисалар да күренде. Валеева И.(1кл.), Сибгатуллина К.(3кл.), Миннахметова Д.(2кл.), Губаев С(5кл.), Галявиев И.(6кл.) рольләрне бик оста башкардылар. Соңыннан компьютердан әкиятләр карадык.
-
Чишмәләр көне 03.06.2017

Без бүген “Чишмәләр” турында сөйләштек. Авылыбыздагы чишмәләрнең тарихы турында искә төшердек. Истәлекле чишмәләрнең берсенә сәяхәт кылдык. Челтер-челтер чишмә сулары көне-төне ага да ага. Саф сулары белән бар авыл халкын сөендерә. Саклыйк чишмәләребезне!
-
Егетләр, баһадирлар. 02.06.2017

Көнебез егетләр-баһадирлар дип аталганлыктан, кызлар кечкенә генә концерт номерлары әзерләделәр. Соңыннан егетләребез арасында шашка-шахмат уеннары ярышлары уздырдык. Безнең арада оста шашкачы һәм бик оста шахматчы егетләребез бар икән ләбаса!
-
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2017

“Җырлы-моңлы балачак” исеме астында төркемнәр концерт номерлары күрсәттеләр.
“Балачак” һәм “Дулкыннар” командалары бер-берсенә бәйрәм белән котлап аерым концерт номерлары күрсәттеләр. Чыгыш ясаучыларны көчле алкышлар белән яратып тыңлап утырдык. Афәрин балалар, булдырасыз бит! Молодцы! Бәхетле булыгыз!
-
Доктор Айболит шифаханәсе. 31.05.2017

Табигать һәм кеше мөнәсәбәтләренә тукталып, көндәлек тормышта төрле көтелмәгән очраклар булырга мөмкинлеген искәрттек.
Доктор Айболит белән бәйле мультфильм карадык. Табигатьтә кеше ярдәменә мохтаҗлар күп икән ләбаса. Кешеләр арасында, кеше белән хайваннар арасындагы мөнәсәбәт, бер-береңә ярдәм итү хакында да сөйләштек.
Уен бүлмәләрендә төрле өстәл уеннары белән мавыгып вакытның узганы сизелмәде. Бүгенге көннең лидерлары Галимов Д.(6кл.), Валеева И.(1кл.) булдылар. Алар линейкада флагны төшерү хокукын яуладылар. Молодцы!
-
Табигатьтә кунакта. 30.05.2017

Сәламәтлек минутында иртәнге гигиена кагыйдәләрен үтәү буенча “Мойдодырның дуслары һәм безнең сәламәтлек” дигән презентация карадык. Соңыннан фикер алыштык. Безнең якның табигате турында сөйләштек. Урман, болын, кыр атамалары белән бәйле тарихи чыганакларны барладык. Авыл тарихы материаллары белән таныштык. Соңыннан “Минем туган ягым” темасына рәсемнәр ясадык. Көн лидерлары Гатиятуллина Я.(3кл.), Валеев И.(1кл.).
-
Спорт көне. 29.05.2017

Бүген мәктәп стадионында төрле спорт уеннары буенча ярышлар үткәрдек. Кыска арага йөгерү, сикерү, туп ыргыту уеннарын яратып уйнадык. Ике командага бүленеп “Байрак алыш!” уенын уйнадык. Бу уен бик кызык та мавыктыргыч та узды. Арабызда аеруча да җитезләр командаларга очко бүләк иттеләр. Алар: Туребаев И.(4кл.), Губаев С.(5кл.), Рахимов Д.(3кл.), Мухаматрахимов Р.(6кл.).
-
Мәзәкчеләр мәҗлесе. Бер көлүдән бар дөнья ямьләнә. 27.05.2017

Мәзәкчеләр мәзәк сөйли, мәзәк тыңлаучылар рәхәтләнеп көлә. Мәзәкләрне белүчеләр байтак булса да. Башкаларны җәлеп итеп. Көлдереп сөйләүчеләр берничә генә икән. Алар сөйләгәндә тыела алмыйча көләсең дә көләсең... Менә алар безнең мәзәкчеләр: Валеев И.(1кл.), Миннахметова Д.(2кл.), Садыйкова Д.(3кл.), Галимов Д.(5кл.), Мусина З.(6кл.). Аннары китапханәчеләр көне уңаеннан авыл китапханәсенә кунакка бардык. Китапханәче Мухаматрахимова Рәзилә яңа китаплар белән таныштырды.
-
“Таң” ял һәм сәламәтләндерү лагереның беренче көне. 26.05.2017

Ниһаять, күңелле вакытлар башлана. Көн матур, барыбыз да вакытында килеп җиттек. Иң беренче исемлек буенча балаларның килүен барладык. Аннары лагерь вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырып инструктаж үткәрелде, куллар куйдырылды.
-
"Будем вместе - сможем все!"
18.05.2017
17 мая в МБОУ "Кутулу-Букашская СОШ" прошел республиканский(зональный) семинар молодых педагогов "Будем вместе - сможем все!" В данном мероприятии участвовали учителя образовательных учреждений, в том числе и методисты района. Нашу школу представил учитель физики, математики и информатики, Набиуллин Р.Д.










