Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 241 242 243 ( 244 ) 245 246 247 248 249 250 >>
-
“Көзге бал” кичәсе. 25.10.2013

Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
Һәр ел фасылының үз матурлыгы булган кебек көзнең дә үз матурлыгы бар. Көз бәйрәмнәргә бай вакыт. Бүген бездә зур бәйрәм. Башлангыч сыйныфларның «Көзге бал» кичәсе. Иң элек укучыларның көзге нигъмәтләрдән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә могҗизалы
яшелчәләрдән һәм җиләк-җимешләрләрдән күз явын алырлык кул эшләре бар иде: кабачкидан пароход, кыярдан крокодил, чөгендердән күсе, баклажаннан пингвин һ.б.
Бәйрәмнең икенче өлеше актлар залында узды. Аны 3б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Фәтхетдинова Рәфидә Мәгъсүм кызы белән берлектә әзерләгән иде.Кичә конкурслар, җырлар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә сыйныфларның да чыгышлары күрсәтелде.Һәр сыйныф та матур итеп чыгыш ясады.
Ахырдан укучыларга эшләгән кул эшләренә дипломнар тапшырылды. Еллар имин, табыннарыбыз мул булсын дигән теләктә калабыз
-
Первое посещение библиотеки. 24.10.2013

22 октября учащиеся 1а и 1б классов стали гостями школьной библиотеки. Целью мероприятия было знакомство учащихся со школьной библиотекой. Библиотекарь Шакирова Г.М. рассказала о правилах посещения библиотеки, о бережном отношении к книге. Первоклашек записали в библиотеку, теперь они стали читателями школьной библиотеки. Затем настал самый волнующий момент, юные читатели выбрали свою первую книгу!
Хочется верить, что в душе каждого ребенка навсегда поселится любовь к книге и чтению.
-
Конкурс рисунков «20 лет Конституции РФ» 22.10.2013

Учащиеся начальных классов участвовали в школьном туре республиканского конкурса «20 лет Конституции РФ». До объявления конкурса в каждом классе проводились классные часы, посвященные символам государства и главному закону Конституции РФ. Свои знания дети отразили в своих рисунках.
-
20 лет конституции РФ
22.10.2013
Сочинения на тему :
-
«Конституция РФ – права и обязанности граждан Российской Федерации» Гайсин Расул –ученик 5б класса МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ
-
«История Конституции - основа демократии России» Мингазутдинова З.Р.- ученица 9а класса
-
«История Конституции - основа демократии России» Шамсевалиева А.Ф.-ученица 10б класса.
-
«История Конституции - основа демократии России» Автор: Хисамова А.- ученица 10б класса
-
-
Хәтер көне 11.10.2013

Хәтер көне – кешеләр төркеменең тарихында урын алган вакыйгаларны искә алуга багышланган көн. Һәр халыкта яки кешеләр җәмгыятендә багышланган вакыйга һәм искә алу өчен билгеләнгән көн төрле булса да, гадәттә сугыш яки башка охшаш конфликтның тууына, һәм аның дәвамында шәһит киткәннәргә багышлана.
Шушы уңайдан мәктәбебездә 5,6,7,8,9,10 нчы сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Аны тарих фәне укытучысы Гайбадуллина Раушания Хәсәнша кызы һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ахунов Кәримулла Гыйльфан улы алып бардылар. Алар үз чыгышларында 1552 елның октябрендә Явыз Иван гаскәрләре белән сугышып, Казан ханлыгы өчен шәһит киткәннәрне искә алырга кирәклеге хакында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Сыйныф сәгате барышында шәһит киткәннәрне искә алып укучылар тарафыннан шигырьләр сөйләнде. Ахырдан Раушания Хәсәншиновна: “ Хәтерләүдән курыкма син!Үткәннәрне онытма син!”дигән сүзләр һәм
8а сыйныфы укучысы Нивикова Милена “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән сыныф сәгатен тәмаладылар.
-
Сыйныф сәгате 08.10.2013

Бүгенге сыйныф сәгате Татарстан Республикасы Президенты Юлламасы хакында барды. Юллама белән Ахунов Кәрим Гыйльфан улы таныштырды. Сыйныф сәгатендә 8-11 нче сыйныфлар катнашты. Укучылар сорауларга җаваплар бирделәр.
-
5 нче октябрь
07.10.2013
5 нче октябрь 2013 елны Балык Бистәсе мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган тантана булып үтте. Ул район укытучылары хезмәтен олылау белән бергә ял итү программасына кушылып алып барылды. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ананьева Л.С., тарих һәм җәмгыят белеме укытучысы Гайсина Ә.К., физик тәрбия укытучысы, ДОПЦ тренеры Хәйретдинов Р.Г. район мәгариф бүлеге Почет Граматосы белән бүләкләнделәр. Районда 12 укытучы ТР фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылган “Иң яхшы укытучы” Грантына лаек булды. Алар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Курмаева Р.Р.( икенче тапкыр), биология фәне укытучысы Вәлеев И.М., тарих һәм җәмгыят белеме укытучысы Гайбадуллина Р.Х. бар иде. Без аларны шушы уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез һәм бәйрәм белән котлыйбыз.
-
“Үз агачыңны утырт” акциясе 05.10.2013

5 октябрь - Бөтенроссия агач утырту көне. Быел илнең һәр регионында да диярлек әлеге акциягә кушылдылар. Бу акциядә Котлы Бүкәш мәктәбе дә читтә калмады. Агач утыртырга унынчы сыйныфтан 16 укучы чыкты. Агач утырту, аны киләчәктә карап, тәрбияләп үстерү - авыр һәм зур көч таләп итә торган хезмәт. Шундый игелекле эштә һәркем катнашырга тиештер. Димәк, авылларыбызны яшелләндерүгә үз өлешен кертү өчен һәркемгә мөмкинлек бар. Матурлык үзебез өчен, шуны онытмыйк! Ә сез быел бер агач булса да утырттыгызмы әле?!Укучылар һәр утыртылган агачның- тормыш символы икәнен дә онытмаска тиешләр.
-
Хөрмәтле укытучылар! 04.10.2013

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер,иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Бүгенге бәйрәмегездә сезгә нинди теләкләр, сүзләр генә теләсәк тә аз шикелле тоелыр. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен.
Хөрмәтле укытучыларыбызны котлап укучыларыбыз күңелле генә тапшырулар оештырганнар иде. Программада: “Телдән-телгә күчеп” – “Яңалыклар”,“Арабызда шундый кешеләр бар” – “Әйбәт – гайбәт”,“Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт”,“Безнең сөйлисе килә” – “Яңалыклар”. Музыкаль номерларыбыз бәйрәмебезне тагы да бизәп җибәрде.
Соңыннан мәктәбебез президенты Рузинә Шәйдуллина барлык укытучыларны да бәйрәм белән котлады һәм үзенең сыйныфташлары белән кулдан ясалган чәчәкләр бүләк итте. Укучылар оештырган бәйрәм концертын барлык укытучылар да ошаттылар.
-
Ключи от новых школьных автобусов марки «Peugeot Boxer - 222335» 03.10.2013













