Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << ( 251 ) 252 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Кышкы ярышлар 01.03.2013

28 февраль көнне мәктәбебездә патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 5-8 сыйныф егетләре арасында кышкы уен төрләре буенча ярышлар узды. Бу ярышлар Ватанны саклаучылар көненә һәм Чечен сугышы корбаны, Үри авылы егетеГаврилов Николайның якты истәлегенә багышланды
-
Кичке уен 26.02.2013
Мәктәпнең актлар залында 25 февраль көнне 6а сыйныфы укучылары белән әбиләр, әниләр өчен “Кичке уен” үткәрелде.Бу чараның төп максаты: укучыларны элек уйналган уен, җыр,биюләр белән якыннанрак таныштыру.Әйе, безнең татар халкына алар борынгыдан хас. Шулар тылсымы белән яшәгән безнең элекке әби- бабайларыбыз. Татар халык уен –җырларын санап бетерерлек түгел. Бүген үткәреләсе чарага ияреп, барчагызның да күңелләренә иман нуры иңүен телибез! Шуларның берничәсен тәкъдим итәбез:1 Сания апа (татар халык җыры)2.Шома бас ( татар халык көе, Г.Насрый сүзләре)3.Шәл бәйләдем( башкорт халык бию такмагы,)4.Челтәр элдем читәнгә ( татар халык уен җыры)5. “Йөзек салыш” уены -
Без бәйрәмнәр яратабыз 22.02.2013
Без бәйрәмнәр яратабыз,Бәйрәм бит ул күнеллеКүбәләктәй очып кынаЙөрисең шул ул коне.Бәйрәмсез бик күнелсез,Күнелсездер сезгә дә,Без үткәргән бәйрәмнәрнеКарыйк әле бергәләп.Мәктәбебездә ир- егетләргә багышланган бәйрәмебез менә шундый шигъри юллар белән башланып китте. Кичәгә Хөршидә белән Мөршидә дә килгән иде. Алар тамашачыларга кызыклы тамаша оештырдылар. Бәйрәм концерт программасы белән үрелеп барды. “Йолдызлар фабрикасы” кызлары бәйрәмебезне тагы да күңелле иттеләр. Соңыннан кызыклы фотолардан төзелгән презентация күрсәтелде. -
Тарихи – мәдәни мирас елы 21.02.2013

20 нче февраль көнне актлар залында “ Тарихи – мәдәни мирас елы“н йомгаклау чарасы үтте. 7-а сыйныф укучылары Мәмле Казаклар Чаллысы авылының тарихын, атаклы шәхесләрен әби-бабаларыбыздан өйрәнеп, мәктәп укучыларына тәкъдим иттеләр
-
Туган телем – серле тел 18.02.2013
15 нче февраль көнне Түбән Кама шәһәренең И.Х.Садыков исемендәге яшьләр һәм балалар иҗат үзәгендә “Туган телем – серле тел “ шигырь конкурсының бүләкләү тантанасы үтте. 5 нче сыйныф укучысы Шәмсевәлиев Әлфис, 6 нчы сыйныф укучысы Имаев Рәсүл “Тәрбия “ номинациясендә Дипломнарга лаек булдылар. Егетләрне һәм аларны әзерләгән укытучыларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин, булдырдыгыз , егетләр! -
Сатлыган авылы тарихы 13.02.2013
Туган илем!Иркә гөлем!Синдә алам киң белемЧит илләрдә мондый ямь юк,Синдә үтсен бар көнем.Туган як !Бу сүз - һәркайсыбызга ана сөте белән кергән иң якын, иң мөкатдәс сүз! Туган ил! Ул туган йортыбыздан башлана. Әгәр дә туган йортыбыз матур икән, димәк илебездә бер матурлык арта.Мәктәбебездә авыл тарихлары буенча сыйныф сәгатьләре уздырыла. Бу укучыларда туган якка мәхаббәт тәрбияләү өчен менә дигән чара. Бүген Сатлыган авылының килеп чыгышы, аның тарихы турында кызыклы һәм шул ук вакытта эчтәлекле сыйныф сәгате уздырылды. -
Республика олимпиадаларында катнаштылар
13.02.2013
Район олимпиадаларында җиңү яулаган 3 укучыбыз татар теле һәм әдәбияты буенча Республика олимпиадаларында катнашты.10 нчы сыйныф укучысы Ахметсафина Рәфилә татар мәктәпләре арасында татар теле , рус сыйныфларындагы татар төркеме укучылары Гимадеева Алинә ( 9-б сыйныфы ) , Хузаханова Зәлия ( 10-б сыйныфы ) татар теленнән уңышлы гына чыгыш ясадылар. Татар әдәбияты буенча үткәреләгән олимпиадада Гимадеева Алинә призер булды. Кызларны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Спартакиада работников образования 08.02.2013

6.02.2013 г. впервые в истории района прошла Спартакиада среди учителей школ района. Трудности испытал коллектив в комплектовании команды: об условиях соревнования узнали лишь за 3-4 дня; мужчин в педагогическом коллективе катастрофически не хватает; появились новые виды состязаний – дартс, шорт-трек, шахматы, отжимание среди женщин, да и для тренировки времени почти не оставалось.
-
Созвездие-Йолдызлык 2013
04.02.2013
Безнең мәктәп базасында “Созвездие-Йолдызлык 2013” конкурсының зона этаплары узды. Шомбыт, Биектау, Мәшләк һәм Котлы-Бүкәш авыллары мәктәпләре һәм балалар бакчасыннан вокал-соло, вокальный ансамбль, хореография, конферас номинацияләрендә барлыгы 52 номер белән 86 укучы катнашты. Аларга киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
Встреча со студентами
02.02.2013
1-ого февраля прошел традиционный вечер-встреча со студентами, подготовленный учащимися 11-б класса. Даже плохие погодные условия не помешали студентам посетить стены родной школы. Конкурсы проводились как для команд студентов «Ролтон» и школьников «Школо-ЛО», так и для зрителей. Участники смогли проявить сноровку, активность, ловкость, хитрость. Студенты дали старшеклассникам «отеческие» наставления, рекомендации для успешного поступления в учебные заведения, предостерегли от ошибок. Все участники получили сладкие призы. За основной частью последовала дискотека, в ходе которой также были проведены игры. Праздник прошел на-ура! Гости довольные разошлись до следующего праздника.












