Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 36 |
-
31.12.2026
Республиканским агентством по печати и массовым
коммуникациям «Татмедиа» организован выход репортажа (телевизионный
сюжет в программе «7 дней» на телеканале «ТНВ», 11 октября 2026 г.) по теме
профилактики вовлечения несовершеннолетних в террористическую
деятельность, включая поджоги трансформаторов и иных объектов,
совершаемые по заданию иностранных спецслужб.
Ролик доступен по ссылке: tnv.ru/news/the-i...
anatomiya-diversiy-kak-verbovshchiki-vovlekayut-podrostkov-v-terakty-cherezmessendzhery/, а также в формате облачного хранилища:
cloud.mail.ru/public/mpR.... -
Әдәби марафон – 2026 28.11.2026

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Әдәби марафон - 2026» финалистларын бүләкләү тантанасы узды
Әлеге проектта безнең мәктәбебезнең китап сөюче дусларны ел саен актив катнаша. Менә быел да 14 укучы җиңүче дипломына ия булды һәм финал этабына чыгып, бүләкләү тантанасында катнашты. “Әдәби марафон” барышында алар татарча матур әдәбият (китап-журналлар) укыдылар һәм алардан мәгънәле, эчтәлекле, мөһим өзекләрен үз аккаунтында урнаштырып бардылар. 21 көн дәвамында марафонда катнашып , әдәби марафон җиңүчесе булдылар.
Татар халкын камилләштерү, үстерү, белемле итү, үзара дуслыкны ныгыту юнәлешендә эшләп килгән әлеге проектта укучыларыбызның катнашуы сөендерә. Киләчәгебез сезнең кулда, укучылар. Егетләр-кызлар, мин барыгызны да киләсе марафонда катнашырга чакырам һәм ихлас күңелемнән уңышлар телим!
-
28.11.2026

Театр яктылыкка, нурга илтә!
Кичә Саба район мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге XIV республика балалар театр сәнгате конкурсының финал этабы узды.
Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча Арча, Әгерҗе, Әтнә, Балык Бистәсе, Кайбыч, Теләче, Саба, Лениногорск һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш районнарыннан 12 коллектив финалга узган иде.
Мәктәбебезнең “Сәхнә теле” түгәрәгенә йөрүче яшь артистларыбыз әлеге чарада катнашып, сәхнәдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм 3 нче урынга лаек булдылар. Укучыларның чыгышын мәртәбәле Г.Камал исемендәге театр вәкилләре бәяләде. Афәрин, укучылар! Сезгә киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.












