муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423190,РТ,с.Азеево, ул. Советская д.23 |
| Телефон: | +7(843)-483-71-33 |
| E-Mail: | SAzeev.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азеевская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Вафина Айгуль Ахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 6 учеников и 11 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Г.Тукай туган көне!!! 26.04.2013

Безнең мәктәптә Г.Тукайның туган көненә багышлап "Милләтемнең җырчы тургае" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.
-
Парламент дәресе.Дәүләт символлары 24.04.2013 24нче апрель көнне парламент дәресләре булып узды. Укучыларга РФ һәм ТР Дәүләт символлары турында сөйләнелде.

-
Зирекледә шигырь бәйрәме. 23.04.2013

23 нче апрель көнне Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреш музеенда район күләмендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Шигърият бәйрәме”үткәрелде. Бу бәйрәм кичәсендә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Шулай ук анда районыбызның төрле авылларында яшәп иҗат итүче шагыйрәләр дә чакырылган иде. Безнең авылдан Миләүшә апа Халикова катнашты. 3нче сыйныф укучысы Хайруллина Рузилә белән 4 нче сыйныф укучысы Садретдинова Сөмбел башкарган җырлар бәйрәмгә ямь өстәде.
-
А у нас субботник в школе 20.04.2013

Пахнет свежестью и волей.
Небо в синем купоросе.
А у нас субботник в школе.
Мы в мешки сгребаем мусор.
Грабли оземь бьются звонко,
А метла мести устала
И беспечною девчонкой
Я сегодня снова стала.
Заблестел наш школьный дворик
Только мне немножко жалко.
Отнесет сердитый дворник
Наше золото на свалку.
-
Балаларны яклау көне 18.04.2013

Безнең мәктәптә "Сәламәтлек программасы" буенча даими рәвештә эш алып барыла. 18 нче апрель көнне "Көчлеләр, җитезләр" бәйгесе үткәрелде. Ярыштагы бик күп төрле кызыклы да, мавыктыргыч та спорт уеннарында балалар теләп катнаштылар. Алар "Куллардан башка","Сөзешү","Тартышу-этешү","Иң оста атучы", "Алып кил-алып кит" , "Иң оста машина йөртүче", "Сок эчү", "Тупны тидер" һәм башка ярышларда көч сынаштылар. Физик чыныгу белән беррәттән, акыл эшчәнлеген үстерү буенча да интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Бу бәйгедән укучылар үзләренә бик күп көч тупладылар.
- 12.04.2013
-
"Зирәк тиен" конкурсында катнашу. 11.04.2013

11нче апрель көнне мәктәбебездә "Зирәк тиен" тел белеме бәйгесе үткәрелде. Анда 3 һәм 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучыларыбыз арасында тел белеме белән кызыксынучылар күп.
-
Макраме.Китап кыстыргыч. 10.04.2013

Балаларга бик кирәкле булган китап кыстыргычын бүген дә кулланалар. Ә безнең укучыларыбыз үз куллары белән төсле җепләрдән матур бизәкләр ярдәмендә китап кыстыргычын үрделәр. Үзләре эшләгән эшкә бик сөенделәр.
-
Түгәрәк эшләре.Вытынанка стиле 09.04.2013

Түгәрәктә укучылар вытынанка стиле буенча кәгазьдән төрле сурәтләр төшереп , кисеп картиналар ясадылар.
-
Макулатура җыю 08.04.2013

4нче чирек башыннан мәктәптә макулатура җыю башланды. Бу эшкә барлык укучылар да актив катнашалар. Иң күп макулатура алып килүчеләр Садретдинов Илсаф (4,2кг) һәм Кәлимуллин Булат (4кг) булды.







