муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423190,РТ,с.Азеево, ул. Советская д.23 |
| Телефон: | +7(843)-483-71-33 |
| E-Mail: | SAzeev.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азеевская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Вафина Айгуль Ахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 6 учеников и 11 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
"Бездә кунакта - дәү әниләр" 23.10.2013

Бүген бездә кунакта әбиләр - дәү әниләр . Балалар әбиләр хөрмәтенә шигырьләр сөйдәделәр, җырлы – биюләрен, төрле күңелле уеннарын тәкъдим иттеләр. “Оныгыңны кулларыннан таны”, “ Дәү әнигә эндәшү” уены, “ Безнең яшьлек елларыбыз” турында сөйләшү.Бу уеннар бәйрәмне җанландырып җибәрде.
Безнең тәрбияләнүчеләребез олыларны хөрмәтләргә, аларга карата тупас мөгаләмәдә булырга ярамаганлыгын, киреләнүнең начар гадәт икәнен бик яхшы аңлыйлар.Олылар-дәү әниләрнең кадерле кешеләр булуларына нык төшенәләр.Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
-
Балалар бакчасында ата-аналар җыелышы. 16.10.2013

16 октябрь көнне Акъяр балалар бакчасында чираттагы ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта балаларны бакчага йөртү, түләү мәсьәләләре каралды. 2013 нче елның 1 нче сентябреннән баланы бакчага йөрткән өчен түләү яңа тариф буенча саналачак. Шушы юнәлеш буенча да ата-аналарга аңлатып узылды. Ашату, чисталык, балаларның сәламәтлеге турында кайгырту мәсьәләләре дә каралды.
Әти- әниләр җыелышта бик актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Җыелыш җылы атмосферада үтте.
-
Өлкәннәр көне 09.10.2013

1 нче октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге башланды. Өлкәннәрне хөрмәтләп мәктәп мәдәният йорты белән берлектә бәйрәм кичәсе үткәрде. Әби-бабайлар укучыларның чыгышыннан бик канәгать калдылар, укучыларга зур рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Агач утырту 05.10.2013

5нче октябрь "Агач утырту көне"ндә безнең мәктәп коллективы читтә калмады.Мәктәп территориясендә чияләр утырттык.
-
Чисталык дәресе 16.09.2013

16нчы сентябрь озон катлавын саклау көне булып исәпләнә. Шушы темага карата сыйныфларда чисталык дәресе үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга озон катлавы турында аңлаттылар. Экологик чиста табигать кеше тормышы өчен бик мөһим фактор икәнлеген сөйләделәр.
-
Субботник 2013 14.09.2013

Бүгенге өмәдә бакчада бик күп эшләр эшләнелде.Бәрәңгеләрне алып урнаштырдык,бакчаларны, мәктәп йортын чүп-чардан чистарттык.
-
Сәламәт гаиләдә-сәламәт балалар. 04.09.2013

Шушы тема астында балаларга сыйныф сәгатьләре үткәрелде.Укучыларга начар гадәтләрнең сәламәтлек өчен зарарлы булуы,ә спорт белән шөгыльләнүнең файдалы булуы аңлатылды.Тәнәфесләрдә балалар күңелле уеннар уйнадылар.
-
1cентябрь-белем бәйрәме 02.09.2013

Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды.Күңелләрдә сөенеч,йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлыклар, сөенечләр, бары тик "4" ле, "5" леләр генә алып килсен.Бәйрәм белән сезне, дуслар! Бәйрәмнән соң укучыларга Татарстан Конституциясенең 20 еллыгына багышланган ачык сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
-
Экологик өмә 31.08.2013

-
Бакчада эшләр гөрли!!! 05.08.2013

Мәктәбебездә эшләр гөрләп бара. Укытучылар укучылар белән берлектә бәрәңге бакчасын эшләп чыктылар. Җиләк-җимеш җыю дәвам итә. Хәзерге вакытта алмагачтан алмалар җыябыз да, анардан кышлыкка компот, варенье ясыйбыз...







