муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423190,РТ,с.Азеево, ул. Советская д.23 |
| Телефон: | +7(843)-483-71-33 |
| E-Mail: | SAzeev.Nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азеевская начальная школа-детский сад" |
| Руководитель: | Вафина Айгуль Ахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 6 учеников и 11 воспитанников |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Урок мужество","Ягез,әле малайлар!" 20.02.2015 Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышлап иң беренче "Батырлык дәресе" һәм дәресләрдән соң "Ягез,әле,малайлар" ярышы үткәрелде. Малайлар төрле, мавыктыргыч конкурсларда үзләренең җитез, өлгер,игътибарлы булуларын күрсәттеләр, актив катнаштылар."Батырлык дәресендә"батырлык төрләре (янгында,суга бату очракларында,кешеләргә ярдәм итү)турында әңгәмә үткәрелде,презентация күрсәтелде.

-
Шигырь конкурсы. 19.02.2015 Район үзәк китапханәсе оештырган "Во имя мира на земле" республика күләм шигырь укучылар конкурсында 3 нче сыйныф укучылары Кәлимуллин Булат, Садретдинов Ильсаф катнашты. Аларга грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

-
Минем әти, иң шәп әти! 19.02.2015

-
Тыл ветеранына шефлык 14.02.2015 Шимбә көнне дәресләрдән соң авылыбызның тыл ветераны Илалия әбигә шефлыкка бардык. Иң элек өйгә кереп, сугыш чорындагы авырлыклар турында сөйләшү булды.Аннары без шигырьләр сөйләдек,җырлар җырладык,ишегалдындагы карларны көрәдек.Илалия әби бездән канәгать калды, рәхмәтләрен җиткерде.Без шатланып кайтып киттек.

-
Ел хатын-кызы.Ел ир-аты: хатын-кыз карашы-2015 11.02.2015 «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы-2015» конкурсы 10 февраль көнне «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында «Һәнәрем- минем язмышым» номинациясе белән Акъяр авыл җирлегеннән безнең мәктәп укытучысы Фәхретдинова Рузия Рәүф кызы катнашты. Бу конкурста берсеннән - берсе зирәк һәм акыллы, сәләтле һәм уңган ханымнар, зирәк һәм үткен теле әфәнделәр чыгыш ясадылар. Һәр мәктәпнең горурланып сөйләрлек кешеләре була. Йөрәк уты белән балкып янган, үз җылысы белән укучыларын җылыткан егерме биш ел гомерен аң-белем, тәрбия бирүгә багышлаган Фәхретдинова Рузия Рәүф кызы нәкъ шундыйлардан.Хөрмәтле укытучысын яклап, Хайруллина Рузилә җыр башкарды. Кайнанасы Рәшидә әби дә мәрхәмәтле килененә рәхмәтләрен әйтеп, уңышлар теләде. Авыл җирлеге башлыгы Д.С.Гайнуллин, хатын-кызлар Советы рәисе Р.Г.Минабетдинова Рузия Рәүф кызына авыл тормышында актив катнашканы өчен рәхмәт белдерделәр, киләчәктә зур уңышлар, исәнлек теләп чәчәкләр бүләк иттеләр.

-
"Лыжня Татарстана-2015" 07.02.2015 Бүген Акъяр авылы җирлегендә "Лыжня Татарстана-2015"ярышы булып үтте.Ярышта укучылар,укытучылар һәм тәрбиячеләр актив катнаштылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

-
Творческий отчёт-2015 26.01.2015 Мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата оештырылган иҗади отчётында катнаштык.

-
2014 елның отчёт җыелышы 15.01.2015 15 нче январьда авылыбызның мәдәният йортында җирле үзидарә советының 2014 елга отчёт җыелышы булып узды. Җыелыш барышында район башлыгы урынбасары Попкова Н.И., авыл башлыгы Гайнуллин Д.С., ООО "Сөт иле" "Новая Шешма" Акъяр бүлекчәсе җитәкчесе Гильметдинов Р.З.,мәктәп -балалар бакчасы директоры Фархаев Ф.С.ларның чыгышлары тыңланды. Үткәрелгән чара юбилярларны , алдынгыларны котлаулар белән тәмамланды.

-
Яңа 2015 ел . 27.12.2014 Яңа елдан, яңа юлдан Нык басып бердәм керик. Иң изге, саф теләкләрне Бер-беребезгә телик. Бүген мәктәбебездә Яңа ел кичәсе булып үтте. Бәйрәмне тәбрикләү сүзе белән мәктәп директоры Фархаев Ф.С. башлап җибәрде. Ул балаларга президент Миннеханов Р.М.ның котлау открыткаларын, авылдашыбыз "Татэнергосбыт" директоры, Югары Дәүләт Советы депутаты Сөләйманов Р.Х.ның бүләкләрен тапшырды. Кичәдә балалар Кыш бабай белән Кар кызы, әкият геройлары белән бергәләп җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар. Кичәдә әти- әниләр, әби- бабайлар да катнашты. Бәйрәм бик күңелле үтте.

-
Урок чистоты 25.12.2014 25 декабря провели "Урок чистоты". Зимующим птицам сделали кормушки.








