ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-96-06 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Сайфуллина Гульназ Фирдавесовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Мастер класс 27.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы,"Мөслим егете,Мөслим кызы"проекты кысаларында Туган як музее хезмәткәрләре сувенир итек басу серләренәтөшендерделәр. Әлеге мастер -класс укучылар һәм укытучылар өчен оештырылган иде.
-
27.10.2021

Көзге каникул башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Шул уңайдан барлык сыйныфларда да урамда, көнкүрештә, сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә алынды.
-
"Китап остаханәсе" 26.10.2021

Мәктәп китапханәләренең китап фондын саклау һәм тулыландыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан атна дәвамында " Китапка икенче тормыш бүләк ит!»девизы астында төрле чаралар үткәрелде.
Укуны пропагандалау максатыннан, укучылар белән "Китап остаханәсе"оештырылды, анда балалар өзелгән тышлыклар, китап битләрен ябыштырып, аларга яңа тормыш бүләк иттеләр.
Бүләк ителгән китаплар арасында-әкиятләр, уку әсбаплары, классик һәм сәнгать әдәбияты да бар иде. -
25.10.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 25 нче октябрь көнне Гөлфия апа Мөхәммәтгәрәеваның "Дөнья сүзе- бер бүләк" исемле китабын тәкьдир итү кичәсе узды. Әлеге чарада мәктәп китапханәчесе Халимова Г.М. һәм татар телчесе Шайгарданова И.Р. катнашты.
-
"Домики" 25.10.2021

Беренче сыйныф укучылары белән адаптация үтүнең уңышлылыгын ачыклау максатыннан психолог Гильфанова Г.Г. "Домики" дип исемләнгән проектлы, рәсем тесты үткәрде.
-
"Мөслимлеләр сәнгатьтә һәм әдәбиятта" 23.10.2021

Шушы көннәрдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты кысаларында укучыларыбыз "Мөслимлеләр сәнгатьтә һәм әдәбиятта"дип исемләнгән залда булдылар. Балалар өчен туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре заллар буйлап экскурсия үткәрделәр.Укучылар экспонатларны зур кызыксыну белән карап, сорауларына да җавап алдылар.
-
Хэллоуин 21.10.2021

Сегодня в школе прошёл праздник Хэллоуина для воспитанников
Праздник подготовили и провели воспитатели. Обязательным условием участия в празднике было наличие карнавального костюма. Праздничная программа была насыщена захватывающими дух фокусами, интересными конкурсами, выступлениями – сюрпризами . Особенно запоминающимся было создание сладких угощений, рисование паучков и различные игры. Закончилось мероприятие дискотекой Время пролетело незаметно в жутком веселье. -
21.10.2021

"Мөслим егете,Мөслим кызы" проекты, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында укучыларыбыз бүген район матбугаты үзәгенең эшчәнлеге белән таныштылар. Җирле басма, радио,телевидение хезмәткәрләре, тапшырулар әзерлеге турында мәгълүмат алды укучылар. Әлеге экскурсия радиотапшыру өчен укучылар чыгышы белән тәмамланды.
-
21.10.2021

Октябрь аенда, Рәсәй прокуратурасы оешуга 300 ел тулу уңаеннан, Мөслим белем бирү оешмалары арасында рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурска туган якны өйрәнү музеенда бүген нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләк һәм дипломнар тапшырылды.Укучыларыбызны һәм аларның мөгалимәләрен җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
"Күңелле сәхнә" балалар театры 20.10.2021

"Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, игелеклелек айлыгы уңаеннан , Тугаш авылы мәдәният йортының "Күңелле сәхнә" балалар театры, Галимҗан Гильмановның "Булат нигә яхшы укый" исемле әкият-тамашасын Түбән Табын интернат-мәктәбе балалары каршында сәхнәләштерделәр. Балалар әкиятне яратып, зур кызыксыну белән карадылар.







