ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-96-06 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Сайфуллина Гульназ Фирдавесовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Студентлар белән очрашу 26.01.2022

Инде традициягә әйләнгәнчә,һәр елны гыйнвар ахырында мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу кичәсе уза. Быел ул илдә эпедемиологик вәзгыятьне күздә тотып ZOOM платформасы аша уздырылды .
Әлеге чараның максаты-укучыларда гореф-гадәтләргә карата кызыксыну уяту,аларда җаваплылык һәм бурыч хисе булдыру. Мәктәп традицияләрен саклау, рухи – әхлакый тәрбия бирү эшен оештыру, мәктәп һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында дәвамчанлыкны тәэмин итү, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү. -
Акция
25.01.2022
Патриотик хис тәрбияләү максатыннан,укучылар белән "Блокадалы икмәк" акциясе кысаларында әңгәмә үткәрелде. Укучыларга халкыбызның героик үткәне, Бөек Ленинград шәһәре һәм аның фашизм белән көрәшкән халкы, сугыш елларындагы авыр язмыш турында бәян ителде.
-
Кышкы уеннар
24.01.2022
24 нче гыйнвар көнне, Мөслим мөхтәсибәте тарафыннан укучылар өчен, мәктәпнең уен мәйданчыгында «Кышкы уеннар»спорт бәйрәме уздырылды. Чараның төп максаты: төрле яшьтәге балаларны уртак уен эшчәнлегенә җәлеп итү.Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелеп, ярышлар 2 тигез көчле командага бүленү белән башланып китте. Командаларга исем уйлап табу өчен берничә минут вакыт бирелде.
Эстафета 8 этапка бүленеп төрле уен-аттракционы, кышкы спорт темасына табышмаклар чишү, ярышларга багышланган иде .
Балалар ярышларда актив катнаштылар: җитезлек һәм зирәклек буенча биремнәр үтәделәр («боздан кичү» биреме, табышмаклар чишү), тизлек буенча биремнәр («боланнар тарту», «кар өемнәре» биремнәре), бер-берсенә ярдәм итеп, ярыштылар. Спорт чарасы күңелле мизгелләргә бай булды. һәр укучыга мөхтәсибәт истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмдә күңелле һәм дустанә атмосфера сөрде. -
Тренинг 21.01.2022

Хокук бозуларны профилактикалау айлыгы кысаларында, "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юристы Гарифуллин Руслан Равил улы , гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Петрова Лилия Алтаф кызы, Табын интернат мәктәбендә " Мин беренче!" исеме астында тренинг - дәрес үткәрделәр.
-
Волонтерларга багышлау 20.01.2022

2021 елның декабрендә Мөслим муниципаль районында волонтерлык хәрәкәтен һәм ирекле инициативаларны үстерү максатыннан «Мөслим кызы, Мөслим егете» муниципаль программасы кысаларында челлендж форматында «Волонтерларга багышлау»дигән видеороликлар конкурсы игълан ителгән иде.
Безнең мәктәп волонтерлары да әлеге конкурста катнашып җиңүгә ирештеләр. Бүген исә,укучыларыбыз тантаналы рәвештә тәбрикләү чарасына чакырылып диплом һәм «Дуслар клаб» кинотеатрына бару өчен сертификат алдылар.
Бәйрәм ахыры күмәк флэшмоб белән тәмамланды! -
Укучылар тарафыннан хокук бозуларны һәм җинаять эшләрен профилактикалау 19.01.2022

Хокук бозу айлыгы кысаларында,мәктәп укучылары алдында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ОПО психологы, эчке хезмәт капитаны Солтанов Р.Р. "Укучылар тарафыннан хокук бозуларны һәм җинаять эшләрен профилактикалау" темасы буенча чыгыш ясады.
-
Мөслим егете, Мөслим кызы проекты 19.01.2022

"Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында, үзенең кече Ватаны өчен горурлык хисе тәрбияләү максаты белән, башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә "Туган авылым киләчәге" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар белән районыбызның үткәнен искәртеп, туган авылыбызның бүгенгесе, киләчәге турында әңгәмә корылды.
-
Сыйныф сәгате 19.01.2022

Бүген, 5-9 сыйныфларда «Мәктәп Уставы, мәктәптә укучыларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре» дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Максат: укучылар белән мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау (дәресләрдә, тәнәфестә, төшке аш вакытында ашханәдә, мәктәп территориясендә), «Түбән Табын интернат мәктәбе" Уставының төп нигезләмәләрен кабатлау.
Сыйныф җитәкчеләре укучыларга мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Укучылар мәктәп милкенә сакчыл карарга, милек хокукын хөрмәт итәргә тиешлегенә инандылар.
Шулай ук сыйныф җитәкчеләре, мәктәп Уставының төп нигезләмәләрен һәм таләпләрен укып, кагыйдәләрне үтәмәгән очракта укучыларга Уставта каралган дисциплинар һәм тәрбияви йогынты чаралары кулланылырга мөмкинлеге аңлатылды. -
Туган як музее 18.01.2022

Татар халкының гореф-гадәтләренә,йолаларына,тормыш көнкүрешенә, мәдәниятенә караган әйберләр җыеп,музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү максатыннан,укучыларыбыз мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү " музеенда әңгәмә кордылар.
-
Дуслык акциясе 17.01.2022

Суицидаль тәртипне профилактикалау декадасы кысаларында "Тонус" отряды активистлары педагог-психолог җитәкчелегендә "Дуслык!" акциясе үткәрде. Акция барышында балалар үзара сәламәт дустанә мөнәсәбәтләр дә сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлеше икәнлеге турында сөйләштеләр .







