ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
| Телефон: | +7(855)-563-96-06 |
| E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
| Руководитель: | Сайфуллина Гульназ Фирдавесовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 18 учителей и 5 воспитателей |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
"Мин һәм Закон» рәсем конкурсы. 14.11.2021

08.11.-12.11.21. аралыгында безнең мәктәптә, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын, җинаятьләрен, күзәтүчесезлеген һәм девиант тотышын профилактикалау айлыгы кысаларында, «Мин һәм Закон» дигән рәсем конкурсы узды. Укучылар үз эшләрендә хәзерге җәмгыятьне ничек күрүләрен һәм яшүсмерләр буынының закон төшенчәсенә һәм үтәлешенә ничек каравын күрсәттеләр.
Иң актив катнашучылар кызыксындыру призлары , ә җиңүчеләр сувенирлар белән бүләкләнде. -
09.11.2021

Башлангыч һәм урта звенога күчү, гадәттәгечә, педагогик яктан катлаулы мәктәп проблемаларының берсе булып санала, бишенче сыйныфта адаптация чорында – мәктәптә белем бирүнең иң авыр чорларының берсе. Бу чорда балаларның хәле, педагогик күзлектән караганда, түбән оешканлык, уку – укыту таркаулык һәм дисциплиналылык, уку һәм нәтиҗәләр белән кызыксынуның түбән булуы, психологик яктан үз-үзеңә бәя төшү, ситуатив борчуның югары дәрәҗәсе белән характерлана. Бу чорда балалар артыннан күзәтү кирәк. Шул уңайдан, 5 нче сыйныф укучылары белән балаларның яңа шартларга яраклаштыру буенча анкеталау үткәрелде.
-
09.11.2021

Хокук бозуны кисәтү айлыгы кысаларында мәктәп уставын үтәү, укучыларның тышкы кыяфәтен, уку кирәк-яракларын, сыйныфларда тәртипне тикшерү максатыннан "Мөстәкыйль балалар" отряды укучылары рейдлар ясады.
-
«Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы» 09.11.2021

1-9 сыйныф укучылары белән балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Хайруллина И.С. «Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы» темасына профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында Ирина Сергеевна урлау, талау, янап акча алу, тән җәрәхәтләре алу кебек җинаятьләр кылган өчен җаваплылыкка кагылды. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгы нинди елдан башлана һәм җинаять кылган өчен нинди җәза кулланылуы аңлатылды. Балигъ булмаганнар эшләре буенча Инспектор урамда, җәмәгать урыннарында, массакүләм ял итү урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте. Ул укучыларга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке куллануның зыяны турында искә төшерде, шулай ук бу начар гадәтләрнең ни белән куркыныч булуын аңлатты.
Балалар инспекторны зур игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар. Бу чара бушка узмас һәм балалар аларның тормышлары үзләренә генә бәйле булуын истә тотарлар дип ышанабыз. -
«Милли бизәк» 09.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Мөслим кызы, Мөслим егете» проекты кысаларында «Милли бизәк» татар халык орнаментлары белән танышу» тема астында тәрбия сәгате үтте. Төрле чәчәк мотивын кулланып,орнаментлар ясарга, урнаштырырга өйрәнделәр. Презентация карадылар, тәрбия сәгате азагында алъяпкыч бизәделәр.
-
"Гримләнергә өйрәнәбез" 09.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим кызы, Мөслим егете" муниципаль проекты кысаларында укучылар белән "Гримләнергә өйрәнәбез"дигән темага әңгәмә үткәрелде. Балалар театр гримының нәрсә икәнен, шулай ук грим ясау техникасын белделәр. Әңгәмә ахыры укучылар үзләренә грим ясау белән тәмамланды.
-
06.11.2021

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан 5 ноябрь көнне, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле интернат мәктәбендә эшләүче педагоглар өчен « Мәгариф өлкәсендә инновацион технологияләр» темасына РЕГИОНАЛЬ ZOOM СЕМИНАР булып узды. Семинар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары чыгышы белән башланып китте. Семинар «Дәрестән соң эшчәнлектә компьютер ярдәмендә мультфильм ясау», «Әдәби уку дәресләрендә әсәрне экранлаштыруны куллану», «Интеллектуаль тайпылышлары булган балалар өчен технология дәресләрендә проект эшчәнлеген куллану», инновацион алымнар аша укучыларның иҗади сөйләм үстерү, белемнәрен киңәйтү темалары буенча педагоглар чыгыш ясадылар. Әлеге семинарда безнең Мөслим, Теләнче Тамак, Түбән Кама, Мамадыш, Актаныш районнары педагоглары да актив катнаштылар.
-
02.11.2021

1 ноябрь көнне мәктәбебезнең актлар залында чираттагы утырыш булып узды. Әлеге утырышта директор И.Р. Хабибуллин икенче чиреккә куелган эш планы белән таныштырды, һәм күпьеллар буе намуслы хезмәт башкарганнары өчен төнге тәрбияче Талибуллина А.Н, оператор Салихов Б.Х. район мәгариф бүлегенең рәхмәт хатын тапшырды.
-
01.11.2021

Көзге каникуллар уңаеннан мәктәптә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта участок полициясе Салихов И.А. балаларның юл хәрәкәте иминлеге, су объектларында, янгын куркынычсызлыгы: мәсьәләләренә кагылып үтте, балигъ булмаганнар арасында интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән мәктәп психологы Гильфанова Г.Г. мәгълүмат бирсә, уку-укыту мәсьәләләре буенча директор урынбасары Гилязева Д.А. беренче чирекнең өлгереше, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары тәрбия эшчәнлегенә күзәтү ясап узды. Мәктәп директоры И.Р. Хабибуллин туклану һәм гомуми эшчәнлеккә тукталып, әти-әниләр сорауларына җавап бирде.
Гомуммәктәп җыелышыннан соң барлык ата-аналар да сыйныфлар буенча таралыштылар, анда сыйныф җыелышлары дәвам итте. -
29.10.2021

Зур җиңү! Бүген, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Казанның Адымнар полилингваль комплексында, Республика күләм "Мин татар баласы" иҗади эшләр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурста мәктәбебезнең 7 сыйныф укучысы да катнашып җиңүләргә иреште (укытучысы Сайфуллина Г.Ф.). Укучыбыз ,ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары М.Г.Әхмәтов кулыннан җиңү турында диплом һәм кыйммәтле бүләк алды.







