Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Акция 06.05.2022

Мәктәбебез укучылары "Вместе с ветераном" акциясенә кушылдылар
Мәңгелек ут- ялкыннардан һәйкәл- һәлак булганнар сугышта.
Мәңгелек ут- алар сулышы ул,
Тоташылган безнең сулышка.
Алар исән безнең күңелләрдә,
дәвамнары- безнең гомерләр.
Алар миндә яши,
алар синдә яши,алар бездә мәңге яшәрләр! -
Тәрбия сәгате 06.05.2022

Өлкән сыйныфларда "Хәрби корреспондентлар" темасына тәрбия дәресләре үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә юл тоткан хәрби корреспондентларның ролен аңлау, хәзерге заман геройларының - Россия журналистларының, хәрби корреспондентларының батырлыгын аңлау иде.
Дәрестә укучылар видеофрагментлар, видеороликлар, Бөек Ватан сугышы фронтларында хәрби корреспондентларның батырлыклары, героик көннәр, Донбассны азат итүдәге вакыйгалар турында презентацияләр карадылар. Дәрес патриотизм хисе тәрбияләүгә хезмәт итте. -
Якташыбыз белән очраштык 04.05.2022

Бүген Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары стелласында әлеге дәрәҗәле премиягә лаек булган дүртенче райондашыбызның фотосы урын алды.
Якташыбыз драматург, юморист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур, А.Алиш, М.Җәлил исемендәге бүләкләр иясе, "Безнең мирас" журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон стелланы ачу тантанасында катнашты. Әлеге бәйрәмнең бизәге булып " Тукай бизәкләре" бию төркеме һәм барабанчылар булдылар
-
Ураза гаете 03.05.2022

Укучыларыбыз, әти- әниләр, укытучыларыбыз районкүләм бәйрәм уңаеннан уздырылган чарада катнаштылар. Бәйрәмдә милли уеннар уйнатылды, шигырьләр сойләнде. Канат тарту, чүлмәк вату, әйбер кисү, кул көрәше, скакалкада сикерү, капчык киеп йөгерүдә рәхәтлэнеп катнашты укучыларыбыз, бүләклэр алдылар. Сәламәтлекне ныгытуда саф hавада булу, хәрәкәтләнү, аралашу - иң яхшы мөмкинлек!!!
Наши ученики, родители, учителя приняли участие в мероприятии, посвященном районному празднику. На празднике были разыграны национальные игры, сказаны стихи. С удовольствием участвовали в перетягивании каната, разбивании Горшков, рубке вещей, рукопашном бою, прыжках в скакалке, беге в мешках. Пребывание на свежем воздухе, движение, общение - лучшая возможность для укрепления здоровья!!!
-
Ижауга сәяхәт 03.05.2022

6в, 6а, 5в сыйныфы укучылары өчен ( җитәкчеләре Миргалимова А.И., Сафаргалина И. М., Әмирова Ч. Р.) тирә-якны танып белү максатыннан Ижау шәһәренә экскурсия оештырылды. Экскурсия теманы ачу өчен нигез булып торган алдан сайлап алынган объектлар белән бәйле. Балалар шәһәр, аларның истәлекле урыннары белән таныштылар.
Яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү максатыннан "Кукурузные палочки от Степки" заводына барып кайтты. Балалар эшләп килүче җитештерү белән таныштылар, кукуруз таякчыклары, попкорн, шикәр мамыгы ясау процессында катнаштылар, чәй эчү оештырылды. Шулай ук кыргый экзотик хайваннар һәм аларның характерлы билгеләре турында белемнәрне баету максатыннан Удмуртия дәүләт зоология паркында да булдылар.
Сәфәрдә үткән вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Бу сәяхәттән бик матур тәэсирләр калды! -
Паспорт алу 30.04.2022

27 апрель көнне “Мөслим туган як музее”нда мәктәбебез укучысы Цыпленков Дмитрийга паспорт тапшырдылар! Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләү өчен: шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслимнең Мактаулы гражданины Мөҗәһит ага Әхмәтҗанов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Якуб кызы, район миграция хезмәте бүлеге җитәкчесе Маракина Роза Иван кызы, район гражданлык хәле актлар теркәү бүлеге җитәкчесе хезмәткәре Диләрә Марсел кызы, Мөслим үзәк китапханә җитәкчесе Айсылу Минневасыйл кызы да килгәннәр иде. Алар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген, аны югалтырга, пычратырга ярамаганлыгын аңлаттылар. Аларның илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.
-
Кызыклы очрашу 30.04.2022

Экология икеайлыгы кысаларын, бүген 5 нче сыйныф укучылары өчен МУП БИО яшелләндерү һәм төзекләндерү оешмасы вәкиле Байрханова Рүзилә Рәис кызы белән кызыклы очрашу үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таптылар, табигатьне саклауның һәрберебез өчен дә мөһим булуына тагын бер кат инандылар.
В рамках экологического двухмесячника сегодня для учащихся 5-х классов прошла интересная встреча с представителем организации по озеленению и благоустройству МУП БИО Байрхановой Рузилой Раисовной. Учащиеся нашли ответы на многие интересующие их вопросы, еще раз убедились в важности сохранения природы для каждого из нас.
-
Кызыклы очрашу 30.04.2022

28 апрель көнне 8в сыйныфы егетләре Мөслим туган якны өйрәнү музеенда «Чернобыль фаҗигасен искә алу көне» исемле чарада катнаштылар. Әлеге чара шулай ук экология hәм хемәт тәрбиясе бирү айлыгы кысаларында уздырылды. Анда һәлакәт нәтиҗәләре, атом электр станциясе янындагы Припять шәһәренең бүгенге тормышы турында видеоязма күрсәтелде. Кунаклар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Соңыннан райондашларыбыз Рәшит Абеев, Рәйхан Әлмөхәмәтов, Валерий Корнеев, Рафис Миннуллинга Россия “Чернобыль” берлегенең “Укрытие объектын төзүгә – 35 ел” истәлек билгесе тапшырылды. Кешелекне радиоактив чумадан саклап калган якташларыбызның батырлыгы беркайчан да онытылмас.
-
Уңышыбыз 28.04.2022

Сәламәтлек бишьеллыгы проекты кысаларында безнең мәктәп егетләре 2008 елгы егетләр арасында милли көрәш буенча турнирда катнаштылар:
- 40 кг. га кадәр авырлык категориясендә Галиев Р. (5в сыйныф укучысы) - 1 урынны яулады!
- 50 кг. га кадәр авырлык категориясендә Ногманов С. (7б сыйныф укучысы) - 1 урынны яулады!
- 36 кг. га кадәр авырлык категориясендә Ногманов Ф. (5б сыйныф укучысы) - 2 урынны яулады!
Аларны котлыйбыз! Һәрвакыт яхшыга омтылыгыз. Алга куелган максатка, беренчелеккә һәм үсешкә һәрвакыт ышанычлы адымнар белән баруларын телибез!Наши ребята участвовали в турнире по национальной борьбе среди юношей 2008 года:
- в весовой категории до 40 кг Галиев Р.( ученик 5в класса) - занял 1 место!
- в весовой категории до 50 кг нугманов С. ( ученик 7б класса) - занял 1 место!
- в весовой категории до 36 кг Нугманов Фархад ( ученик 5а класса) - занял 2 место!
Поздравляем ребята! Всегда стремитесь только к лучшему, доказывая, что вы действительно достойны высокой награды. Желаем всегда уверенно двигаться к поставленной цели, первенству и развитию! -
Проект эшчәнлеге 27.04.2022

6нче А сыйныфы укучылары проект эшләрен якладылар.Җитәкчеләре Амирова Ч.Р., Шаймухаметова Р.И.,Деникаева Г.Р., Сафаргалина И.М., Фаткаева Г.Г.
Учащиеся 6-го А класса защитили проектные работы.Руководители Амирова Ч. Р.,Шаймухаметова Р. И., Деникаева Г. Р., Сафаргалина И. М., Фаткаева Г. Г.










