Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Форумда булдык 17.08.2022

Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы үтте. Форумда татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары; укыту һәм тәрбия теле татар теле булган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре, татар телен укыту буенча тәрбиячеләр; гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарлары; татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәләре җитәкчеләре катнашты. Форумда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашында пленар утырыш узды.
-
Үзебезне үзебез саклыйк 12.08.2022

Шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең кораллы һөҗүм була калганда хәрәкәт итү тәртибе тикшерелде. Беренче тикшерүләр Мөслим урта мәктәбендә узды. Инструктажда районның мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм сак хезмәте вәкилләре катнашты.
-
Биләр Форум 07.08.2022

Лидерлык сыйфатларын, командада эшләү, проект булдыру күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән, форумнарны йомгаклаучы алтынчы сменасында Асадуллина Айзилә һәм Нуретдинова Зәринә катнашты.
Лидерлык Биләр Форум үз ишекләрен 20 төбәктән килгән Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары өчен оештырылды
Сменада катнашучы 900 бала өчен төрле җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм белгечләрдән остаханәләр оешты -
Палаткалы лагерь 03.08.2022

Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары республикакүләм палаткалы лагерь фестивалендә катнаша
-
Хезмәт һәм ял лагеры 26.07.2022

Мәктәбебез каникул вакытында да тынып тормый. Мәктәп яны хезмәт 1әм ял лагерына мәктәбебезнең 8,10 сыйныф укучылары йөрде, вакытларын файдалы да, кызыклы да итеп уздырды укучыларыбыз.
-
Аттестат алу тантанасы 04.07.2022

Мәктәбебезнең 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучылары төп белем алу турында аттестат алдылар. Аттестат алу тантанасы җыр, биюләр белән үрелеп барды, мавыктыргыч, кызыклы тантана укучылар, укытучылар, әти-әниләр күңелендә озак вакытлар сакланыр.
-
Сәләт 03.07.2022

3 июль көнне "Росинка"лагеренда урнашкан балалар "Сәләт" аланында "Без Тукай оныклары" җыенында ял итүче төрле төбәкләрдән килгән балалар Чаллы язучылары белән очрашты. Алар алдында Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, прозаик, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин һәм язучы, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова чыгыш ясадылар. Язучылар үзләренең иҗат үрнәкләре белән таныштырдылар.Очрашуда туган як, туган тел, әдәбият, шигърият, милләт киләчәге хакында фикер алышулар булды. Сәләтле балалар үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр.Мөслим районы Габдулла Тукай исемендәге мәктәптә укучы Сөмбел ИбраҺимова узенең иҗат иткән шигырьләрен яңгыратты. Балалар язучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ә әдипләр үз чиратында балаларга үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Очрашу бик күңелле узды.
-
Обновленные ФГОС 29.06.2022

В целях успешного введения обновленных ФГОС в течение июня учителя школы работали функционалом универсального конструктора по созданию рабочих программ на сайте единого содержания общего образования.
-
Мәктәп яны лагеры 21.06.2022

Мәктәпбебездә 1 нче июньнән башлап җәйге мәктәп яны лагеры уза. Лагерь программасы белән танышу өчен сылтамага басыгыз
-
Бөтендөнья тәмәкесез көн 31.05.2022











