Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Куркынычсыз интернет 15.09.2022

Бүген мәктәбебез укучылары белән "Интернет челтәре куркынычсызлыгы" темасына тәрбия сәгатьләре узды. Балалар интернет куллануның кагыйдәләре, интернет челтәре куркынычсызлыгы, интернет ресурсларга игътибарлы булырга, аралашу тәртибен формалаштыруның кагыйдәләре белән таныштылар.
-
Варислар үстерәбез
15.09.2022
15 сентябрь Татарстан варислары туган көне. Шул уңайдан 5 нче сыйныфның 77 укучысын варислар сафына кабул иттек.
-
ТДИ тәртибе белән таныштырдык
13.09.2022
9 сыйныфларда "2023 елда төп гомуми белем мәгариф программалары буенча дәүләт йомгак аттестациясен үткәрү тәртибе" темасына ата-аналар җыелышлары узды. Имтихан тапшыруның уңышлы булуы күбесенчә укучыларның һәм аларның ата-аналарының имтихан процедурасы белән никадәр таныш булуына бәйле. Җыелыш барышында ата-аналар 2022-2023 уку елында ГДИ үткәрү тәртибе белән таныштылар.
-
Туган якка карата мәхәббәт тәрбиялибез 12.09.2022

Бүген тәрбия сәгатьләрендә укучылар туган ил төшенчәсен, туган йорт, нигез турында белемнәрен ныгыттылар. Мәкаль һәм әйтемнәрдән туган илгә багышланганнарын әйттеләр. Үз фикерләрен тулы, матур итеп әйтә белүләре белән сокландырдылар.
-
Туклануны контрольдә тотабыз 10.09.2022

Балаларның мәктәптә тукланулары белән ата- аналар һәрдаим кызыксынып тора, һәм бүген дә 4Б,5Б,5Г сыйныф укучыларының ата-аналары мәктәпкә килде. Пешекчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы 09.09.2022

5 нче а сыйныфында ата- аналар җыелышы узды. Сыйныф җитәкчесе 5 нче сыйныфка булган таләпләр һәм предмет ияләре белән таныштырды. Ата- аналар комитеты сайланды
-
Терроризмга hәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы 09.09.2022

Терроризмга hәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында 5а сыйныфы кызлары өчен мемориаль комплекска экскурсия оештырылды.
ТР Халыклар ассамблеясы Мөслим районындагы вәкиллеге житәкчесе,Мөслим районы Иҗтимагый совет рәисе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Солтанов Рушат Жәүдәт улы Бөек Ватан hәм әфган сугышы вакыйгалары турында сөйләде, герой якташларыбызны билгеләп үтте.
"Барысы да балачактан һәм гаилә тәрбиясеннән башлана. Әйдәгез, бер-беребез турында кайгыртыйк һәм толерантлы булырга тырышыйк! "- дип, Рушат Жәүдәтович укучыларга үз киңәшләрен бирде. -
Экстремизмга - юк 09.09.2022

8 нче сентябрь көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Экстремизмга - юк!» дигән айлык кысаларында 5-6нчы сыйныф укучылары өчен «Беслан фаҗигасе»дигән темага класс сәгате үткәрде. «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Бесланның иң куркыныч фаҗига булуы, Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбенең балаларына, ата-аналарына һәм укытучыларына күпме кичерергә туры килгәне турында сөйләделәр. Әлеге класс сәгате укучыларда терроризм корбаннарына карата кызгану, терроризмга тискәре караш тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз. Чара балаларга бик ошады.
-
Очрашу 09.09.2022

Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Айзиря Дульфаритовна килеп үзләрендә эшләп килгән түгәрәкләр белән таныштырды һәм йәрисе килгән балаларны үзләренә һәр көнне сәг.14.30 чакырды.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләре 08.09.2022

1-4 нче сыйныфларда «Юл хәрәкәте кагыйдәләре»дигән темага сыйныф сәгатьләре узды.










