МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 72 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
“Фән” (Наука) конкурсында катнашып Айзирә Султанова Диплом белән бүләкләнде 30.11.2023

ТР “Беренчеләр хәрәкәте” нең җирле бүлекчәсе һәм “Казан ачык талантлар университеты” тарафынан үткәрелгән “Фән” (Наука) конкурсында катнашып Айзирә Султанова Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Рузилә Гараева. Котлыйбыз!
-
«Мәктәпнең тәрбия эшен оештыруга яңа алымнар, педагогларның һәм укучыларның мәдәниятара компетенциясен формалаштыруда интерактив ысуллар» темасына семинарда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Д.Р. һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Гайров И.З та катнашты. 30.11.2023

Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Мәктәпнең тәрбия эшен оештыруга яңа алымнар, педагогларның һәм укучыларның мәдәниятара компетенциясен формалаштыруда интерактив ысуллар» темасына семинар үткәрелде. Мәгълүмати-методик семинарда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гарифуллина Д.Р. һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Гайров И.З та катнашты.
-
Юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен белү буенча республика интернет-олимпиадасы узды 28.11.2023

«Сакла» порталында гомуми белем бирү уку оешмаларының 5, 6, 7 сыйныф укучылары һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды әгъзалары өчен юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен белү буенча республика интернет-олимпиадасы узды. Әлеге белем, зирәклек һәм юл йөрү кагыйдәләрен белүне тикшерә торган бәйгедә Күбәк урта мәктәбенән 13 укучы катнашты. Шуларның 4 се ЮХИ отряды әгъзалары.
-
"Ел укытучысы- 2023" конкурсы 28.11.2023

Мәктәбебездә «Ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының мәктәп туры бара. Башлангыч класслар укытучысы Баширова Римма Рифкать кызы 2 нче сыйныфта туган (татар) теленнән "Алфавит" темасына ачык дәрес күрсәтте.Укытучыларга иҗади, фәнни уңышлар телибез!
-
"Ел укытучысы- 2023" конкурсы 27.11.2023

Мәктәбебездә «Ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының мәктәп туры бара. Инглиз теле укытучысы Султанова Гөлнара Роберт кызы 3 нче сыйныфта "Минем яраткан ризык" темасына ачык дәрес күрсәтте. Укытучыларга иҗади, фәнни уңышлар телибез!
-
“Сәламәт әни-сәламәт бала!” акциясе узды 25.11.2023

Мөстәкыйль балалар отряды активистлары Әниләр көненә багышланган “Сәламәт әни-сәламәт бала!” акциясе уздырды. Проектта катнашучылар әниләргә сәламәт яшәү рәвешен һәм гаилә традицияләрен пропагандалаучы белешмәләр тараттылар
-
"Тылсымлы энә" исемендәге төбәкара чигү бәйгесендә технология укытучысы Низамова Д.Н. 1 нче урынны яулады 24.11.2023

24 нче ноябрь көнне Мөслимебездә lll Бөтенроссия "Каз өмәсе" фестивале узды. "Тылсымлы энә" исемендәге төбәкара чигү бәйгесендә технология укытучысы Низамова Д.Н. 1 нче урынны яулады. Диләрәне уңышы белән котлыйбыз! Фестиваль кысаларында укучыларыбыз һәм аларның әниләре белән уртак ясалган кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылды.
-
«Әниләр көне» дип исемләнгән кинолекторий 24.11.2023

Директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Ильяс Гайров башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әниләр көне» дип исемләнгән кинолекторий оештырды. Һәр бала өчен әни-дөньядагы иң яхшы тылсымчы. Ул теләсә нинди могҗизалар эшли ала. Бу бәйрәм әниләрнең һәр кеше тормышында бик мөһим роль уйнавын искә төшерә. Кинолекторий барышында укучылар “Әни”, “Гаиләдәге мөнәсәбәтләр” дип исемләнгән мультфильмнар карадылар. Тамашадан соң укучылар үз хисләре белән уртаклаштылар.
-
"Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестиваленең зона туры узды 23.11.2023

23.11.23 көнне Әлмәт шәһәренең "Адымнар" полилингваль гимназиясе базасында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестиваленең зона туры узды. Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Театр дөньясы" түгәрәгенә йөрүче укучылар мәртәбәле жюрига, тамашачыга Т.Миңнуллинның "Иптәш командир" спектаклен тәкъдим итте. Театр түгәрәге җит. Гарифуллина Д.Р. Нәҗмиева Г.Л., Режиссёр Биктимерова Ә.Г.
-
Республиканский конкурс творческих работ антикоррупционной направленности «Знай и не допускай!» 13.11.2023

Обучающиеся 5 - 6 классов Низамова Э., Гараева М., Юсупова З., Набиуллина Р. принимают участие на муниципальном этапе Республиканского конкурса творческих работ антикоррупционной направленности «Знай и не допускай!» в номинации «Плакат» и "Видеоролик". Желаем им творческих побед!










