МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, д.Кубяково, улица Гвардейская, дом 4а |
| Телефон: | +7(855)-563-55-48 |
| E-Mail: | Skub.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубяковская СОШ" |
| Руководитель: | Мухамадиева Лайсина Расиловна |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 72 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов |
МБОУ «Кубяковская средняя общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
9-11 нче сыйныф укучылары «Әниемнең җылы кочагы» дип аталган бәйрәм үткәрделәр 23.11.2024

23.11.24 көнне "Гаилә һәм мәктәп - ышаныч җепләре" муниципаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, "Әниләр көне" уңаеннан, 9-11 нче сыйныф укучылары «Әниемнең җылы кочагы» дип аталган бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм уеннар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Укучылар әниләргә эчтәлекле шигырьләрен һәм чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.
-
5-8 нче сыйныф укучылары "Иң кадерле кеше җирдә — Әни, димәк!" дип аталган бәйрәм үткәрде 22.11.2024

"Гаилә һәм мәктәп - ышаныч җепләре" муниципаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, "Әниләр көне" уңаеннан, 5-8 нче сыйныф укучылары "Иң кадерле кеше җирдә — Әни, димәк!" дип аталган бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Психология атналыгы кысаларында тренинг элементлары белән "Яхшы кәеф эзләп, йолдызлар иленә" дигән осталык дәресе үтте 22.11.2024

Психология атналыгы кысаларында психолог Гәрәева Г.Г. әниләр өчен тренинг элементлары белән "Яхшы кәеф эзләп, йолдызлар иленә" дигән осталык дәресе үткәрде.
-
Психология атналыгы кысаларында 7 нче сыйныфта "Сәламәтлек-зур байлык" дигән тренинг үтте 22.11.2024

22.11.24 көнне психология атналыгы кысаларында психолог Гәрәева Г.Г. 7 нче сыйныфта "Сәламәтлек-зур байлык" дип аталган тренинг үткәрде.
-
"Әдәби мәйдан" дип аталган истәлекле очрашуда "Кызыклы сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучылар кунакларга М.Галиевның "Җиңәсем килде" хикәясе буенча сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр 21.11.2024

"Әдәбият һәм сәнгать көннәре", "Тел күрке - сүз" муниципаль әдәби проекты кысаларында "Әдәби мәйдан" дип аталган истәлекле очрашуда "Кызыклы сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучылар кунакларга М.Галиевның "Җиңәсем килде" хикәясе буенча сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр.
-
10 нчы сыйныф укучылары - Мөслим музейларында кунакта 21.11.2024

Дәрестән тыш эшчәнлек һәм "Туган якны өйрәнәбез" мәктәп пректын гамәлгә ашыру кысаларында 10 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гәрәева Гөлсинә Г. белән Мөслимгә экскурсиягә бардылар.Укучылар Туган як музеенда, Батырлар йортында булдылар. Экскурсия барышында укучылар экспонатлар, авыл һәм татар халкының тормыш-көнкүреш тарихы, районыбызның батырлары белән таныштылар. Экскурсия ата-аналар комитеты тарафыннан оештырылды.
-
"Әдәбият һәм сәнгать көннәре", "Тел күрке - сүз" муниципаль әдәби проекты кысаларында "Әдәби мәйдан" дип аталган истәлекле очрашу узды 21.11.2024

"Әдәбият һәм сәнгать көннәре", "Тел күрке - сүз" муниципаль әдәби проекты кысаларында 21.11.24 көнне "Әдәби мәйдан" дип аталган истәлекле очрашу узды. Әдәби мәйдан кунаклары - татар шагыйре, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев һәм журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минһаҗ. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гарифуллина Д.Р, Нәҗмиева Г.Л. әзерләде. Кичәне Халыкара журналист, Россия һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Иске Карамалы авылы китапханә мөдире һәм социаль хезмәттәшлек нигезендә күп кенә мероприятиеләр оештыручыбыз Гөлназ Шәмси алып барды.
-
Укучыларыбыз - "Мизгел" яшьләр үзәгендә 15.11.2024

Дәрестән тыш эшчәнлек һәм "Туган якны өйрәнәбез" мәктәп проектын гамәлгә ашыру кысаларында 6-7 нче сыйныф укучылары әти-әниләр белән берлектә 7 нче сыйныф җитәкчесе Кәримова М.М. белән Мөслимгә экскурсиягә бардылар. Укучылар "Мизгел" яшьләр үзәгендә булып, "Халыклар дуслыгы" викторинасында катнаштылар. 6-7 нче сыйныф укучылары "Колос" кинотеатрына сертификат белән бүләкләнделәр. Укучылар "Батырлар йорты"нда, район мәгариф бүлегендә дә булдылар.
-
7 нче сыйныф укучылары Мөслим районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Я.Хәбибуллина белән очрашты 15.11.2024

Дәрестән тыш эшчәнлек һәм "Туган якны өйрәнәбез" мәктәп проектын гамәлгә ашыру кысаларында 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Кәримова М.М. белән "Укытучылар йорты"нда булдылар. Мөслим районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Я.Хәбибуллина укучыларга әңгәмә барышында укуның кирәклеге, тәрбияле булуның мөһимлеге, ата-ана хакын хаклауның кыйммәте һ.б. хакында сөйләде; күңелендәге теләкләрен җиткерде.
-
"Кызыклы сәхнә" түгәрәгенә йөрүчеләр Хәбир Ибраһимның "Оҗмах бакчасында" әсәрен сәхнәгә куйды 15.11.2024

Мәктәбебездә эшләп килүче "Кызыклы сәхнә" түгәрәгенә йөрүчеләр (шул ук вакытта Октябрь авыл клубы каршында эшләп килүче "Нур" балалар театр түгәрәгенә йөрүче укучылар) Хәбир Ибраһимның "Оҗмах бакчасында" әсәрен сәхнәгә куйды.










