МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Көзге прогулкалар 01.11.2022

Көзге салкын көннәр башлануга карамастан бакчабызның һәр группа балалары көн саен ачык һавага чыгалар. Ачык һавада йөрү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Прогулка - балалар организмын ныгыту өчен иң кулай чара. Ул балаларның чыдамлыгын һәм тышкы мөһитнең тискәре йогынтысына, аеруча салкын тию авыруларына каршы торуны арттыра. Балалар урамда вакытта уйныйлар, күп хәрәкәт итәләр. Хәрәкәт матдәләр алмашын, кан әйләнешен, аппетитны яхшырта. Балалар төрле каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр, хәрәкәтчән, җитез, кыю, чыдамлы булалар. Моннан тыш ачык һавада йөрү акыл үсешенә ярдәм итә, чөнки балалар әйләнә-тирә дөнья турында бик күп яңа тәҗрибә һәм белем алалар.
-
Вак кул моторикасын үстерү 31.10.2022

Бакчабыз тәрбиячеләре балаларга төрле уеннар уйнаталар.Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Ә кер кыстыргычлар ярдәмендә оештырылган уеннар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, фантазияне дә үстерергә, балаларны санарга да өйрәтергә була.
-
Конкурста катнаштык 27.10.2022

Бүген бакчабыз тәрбиячеләре комиссия каршында «Иң яхшы профориентация уен почмагы» конкурсына әзерләгән почмакларын якладылар. Һәр тәрбияче бу бәйгегә иҗади һәм оригиналь итеп әзерләнгән. Тәрбиячеләребезгә бу бәйгедә уңышлар, уңай нәтиҗәләр теләп калабыз!
-
Театр карарга бардык 26.10.2022

Бүген мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркемнәре балалары Нижнекамск драм театры куйган "Табигать дуслары" тамашасын карарга бардылар. Әлеге әкият балаларда әйләнә-тирә табигатькә сакчыл, игелекле караш тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Көзге бал бәйрәмнәрен башладык 24.10.2022

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә шаулап Көзге бал бәйрәме узды. Кечкенәләр көз кызы хөрмәтенә җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, уеннар уйнадылар, күп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Рәсем конкурсы 21.10.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Алтын көз" темасына оештырылган рәсем конкурсында катнашалар.
-
Винегрет ясыйбыз 20.10.2022

"Җитез бармаклар" проекты буенча практик эш, винегрет ясарга өйрәнү, яшелчәләрнең үзлекләрен өйрәнү.
-
"Яшьлек" спорткомплексына экскурсия 19.10.2022

Буген мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары "Яшьлек" спорткомплексына экскурсиягә бардылар. Спортның сәламәтлек өчен файдасы турында сөйләштеләр.
-
Көзге матурлыкны күзәтү 18.10.2022

Көзге матурлыкны күзәтү, матур яфраклар җыю максатыннан уртанчылар төркеме балалары белән экскурсиягә бардык.
-
Әтиләрне котладык 17.10.2022

16 октябрь - "Әтиләр көне" уңаеннан балалар белән "Минем яраткан әтием"дип исемләнгән проект эше уткәрелде: әңгәмә, рәсем выставкасы, буләк ясау...







