МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Кар бабайлар ясадык 27.12.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Яңа елга кар бабайлар ясадылар. ☃️☃️☃️
-
Күргәзмәдә чыгыш ясадык 26.12.2022

23 декабрьдә Мөслим туган якны өйрәнү музеенда "Туган як җылысы" дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе эшли башлады. Аны ачу тантанасында мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары матур биюләре белэн чыгыш ясадылар.Афәрин????????
-
Төсле кәгазьдә рәсем ясыйбыз 23.12.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары төсле кәгазьдә рәсем ясыйлар. Рәсемдә таныш образларны сурәтләргә өйрәтү. Төсле буяулар белән эшләү алымнарын, матур итеп рәсем ясауны ныгыту. Фикерләү сәләтен, нәфасәти кабул итүне үстерү.
-
"Ел тәрбиячесе - 2023" 15.12.2022

Бүген бакчабызда "Ел тәрбиячесе-2023" профессиональ бәйгесенең беренче көне узды. Тәрбиячеләребез Шәйхетдинова Э.С., Хәбирова И.Р., Бәдретдинова Г.Г. бик матур чыгыш ясадылар. Уңышлар телибез аларга!
-
Кышкы пейзаж 13.12.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Кышкы пейзаж" темасына рәсем эшчәнлеге. Балаларга рәсемнең композициясен уйлап табарга өйрәтү; балаларның "пейзаж" рәсем жанры турындагы белемнәрен ныгыту . Карны сурәтләүнең төрле ысулларын ныгыту.
-
Төрле технологияләр кулланабыз 09.12.2022

Уртанчылар төркеме балалары ел фасыллары белән танышуны дәвам итәләр. Азык-төлек пленкасына кыш рәсеме ясыйлар.
-
Ярдәм иттеләр 08.12.2022

Мәктәпкә әзерлек төкемендә әти-әниләр белән бердәм эшчәнлек. Ивановлар гаиләсе бүлмәбезне Яңа елга бизәүдә актив катнаштылар, Светлана Иванова тәрәзәләргә матур рәсемнәр ясады. Юрий Иванов бүлмәдәге какшаган мебельләрне ныгытты. Бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез аларга.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы үтте 07.12.2022

6 нчы декабрь көнне бакчабызда Сарман hәм Мөслим районнары Юл куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Ситдикова Алсу Разиновна катнашында "Онытма, бала - төп пассажир! "дигән темага гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта мәктәпкә әзерлек төркеме агитбригада командасы да матур чыгыш ясады.
-
Пирамида ясыйбыз 06.12.2022

Икенче кечкенәләр төркемендә "Пирамида" темасына кисеп-ябыштыру эшчәнлеге. Шөгыль барышында балаларны уенчык образын тапшырырга, берничә өлештән торган предметны сурәтләргә, детальләрне зурдан кимү тәртибендә урнаштырырга өйрәтү эше алып барыла.
-
Сәламәтлек-зур байлык! 30.11.2022

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына да уңай йогынты ясый.







