МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Танып-белу өлкәсе. Тема: "Минем туган илем-Рәсәй" 17.11.2022

Танып-белү өлкәсе буенча уртанчылар төркемендә "Минем туган илем-Рәсәй" темасына эшчәнлек узды. Күпмилләтле республикабыз турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү. Татар халкының көнкүреше,гадәтләре,бәйрәмнәре,милли киемнәре белән таныштыру. Татарстан символикаларын карау. Татар халкына хөрмәт һәм аның культурасына кызыксынучанлык тәрбияләү. Хәтерләрен һәм күзаллауларын камилләштерү. Анализ һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү. Сорауларга тулы җавап бирүне,диалогик сөйләмнәрен камилләштерү. Трафаретлар кулланып предметларны бизәүне камилләштерү. Пөхтәлек тәрбияләү.
-
Геометрик фигуралар иленә сәяхәт 16.11.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары геометрик фигуралар белән таныштылар. Балаларны предметлы тирәлек белән таныштыру, йортны нәрсәләрдән төзергә мөмкин булуын ачыклау, элементар математик күзаллауларын формалаштыру буенча предметның киңлеген чагыштыру, геометрик фигуралар турында белемнәрен системалаштыру буенча эш башкарылды.
-
Беренче кар 15.11.2022

Яңа яуган кар шыгырдый,
Өстенә баскан саен,
Курыкмыйча каршылыйбыз
Салкын кыш аен.
Урамга чыктык шаулашып,
Йортлардан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.
Һава саф – рәхәт суларга,
Яп-якты бөтен урын.
Кыш бабай килде кунакка,
Җир киде йомшак тунын.
-
Физкультура эшчәнлеге 14.11.2022

Уртанчылар төркеме балалары физкультура эшчәнлегендә тизлек, җитезлекне үстерү буенча туплар, кыршаулар, гимнастик таяклар ярдәмендә төрле күнегүләр ясыйлар. Эшчәнлек барышында балалар үзләренең сәламәтлекләрен саклый белергә өйрәнәләр.
-
Иң гади математик күзаллаулар буенча эшчәнлек 10.11.2022

Уртанчылар төркемендә иң гади математик күзаллаулар буенча шөгыль. Эшчәнлек барышында балалар геометрик фигураларны аерырга, рәттән санарга, предметларны чагыштырырга, ел фасылларын һ.б. өйрәнәләр.
-
Йорт куяны белән танышу 09.11.2022

Бүген зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар йорт куяны белән таныштылар. Танып белү өлкәсе буенча әлеге кызыклы вакыйга вакытында балалар куян турында булган белемнәрен ныгыттылар, шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар. Ак куянга үзләренең яратуларын бүләк иттеләр
-
Шалтыравык белән танышу 08.11.2022

Иң кечкенәләребез бүген музыка залына менделәр. Алар бүген шалтыравык белән таныштылар. Җырның, шалтыравыкның тавышын тыңларга өйрәнделәр. Музыка астында хәрәкәтләр ясадылар.
-
Халыклар бердәмлеге көнен билгеләгәндә 07.11.2022

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән 4 ноябрь - халыклар бердәмлеге көне икәнлеген ачыкладык. Шул турыда әңгәмә кордык. 2004 ел ахырында РФнең Дәүләт Думасы 4 ноябьрне Халыкларның бердәмлеге көне итеп кабул итә. 2005 елдан Россиядә официаль рәвештә үткәрелә.Бердәмлек элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
-
Тукай премиясе лауреатлары белән таныштык 03.11.2022

"Серле иҗат чишмәсенә сәяхәт" проекты кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Тукай скверына экскурсия ясадык. Анда балаларны Тукай премиясе лауреатлары белән таныштырдык.
-
Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру 02.11.2022

Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча шөгыль. Предметларны озынлык, киңлек һәм калынлыкларына карап чагыштыру күнегүләрен үтәү; логик фикерләү сәләтен, хәтерләрен, игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү буенча эш.







