МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Барлык төркемнәрдә дә "Әниләр бәйрәме" узды 06.03.2015

Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 8-Мартка багышланган "Әниләр бәйрәме" нә багышланган бәйрәм иртәләре уздылар. Бәйрәмдә балалар матур итеп әниләренә, дәү әниләренә багышлап җырлар җырларылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. биюләр башкардылар. Шулай ук әниләре белән бергә төрле уеннар уйнадылар. Балалар әниләренә үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнәр бик күнңелле үттеләр.
-
"Ел тәрбиячесе-2015" республика бәйгесенең муниципаль турының нәтиҗәләре 25.02.2015

"Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең район турына йомгак ясалды. Бәйгенең финалы Мөслим "Миләшкәй" балалар бакчасы базасында оештырылды. "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Г.М.Тухбагалиева, Р.М.Габдулхаковаларга "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаган өчен сертификатлар тапшырылды. Ә беренче квалификацион категорияле тәрбияче Р.З.Бухарова бәйгедә катнашып беренче урынны яулады һәм районыбызның данын яклап Сарман районы Җәлил бистәсендә уткәреләчәк зона бәйгесендә катнашачак. Тәрбиячебезгә уңышлар һәм республика бәйгесенә үтүен телибез.
-
Бакчабызга яңа үстерешле уеннар кайтты 24.02.2015

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика бәйгесендә җиңү яулап алган 1миллион сумлык Грант акчасынын бер өлешенэ балалар бакчасына үстерешле уеннар кайтты. "Солнышко" исемле интерактив сенсор панель балаларга белем бирүдә, белемнәрен ныгытуда бигрәк тә файдалы. Анда балаларның эйләнә-тирә белән, саннар белән таныштыру буенча уеннар, шулай ук балалар төрле төсләрне кулланып үзләре теләгән әйберләрне рәсемгә төшерә алалар, бирелгән рәсемнәрне өлешләп җыеп уйнап була.
-
Бакчабызда яңа үстерешле уеннар 24.02.2015

Грант акчасына балаларга бүлмәдә ком белән уйнау өчен төрле төсләр белән яктыртыла торган махсус өстәл, кечкенәләр өчен җыелма өй, төзү конструкторы, балалар белән индивидуаль эшләү өчен тулысынча дидактик уеннар белән җиһазландырылган психолог өстәле кайтарылды. Һәр тәрбияче балалар белән индивидуаль эшләү өчен яңа җиһазларны практикада уңышлы куллана.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Әтиләр бәйрәме" 20.02.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләре катнашында "Ватанны саклаучылар" көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә балалар әтиләрнен, бабайларын хөрмәтләп шигырьләр сөйләделәр, аларга багышлап җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Балаларның әтиләре белән бергәләп уеннар уйнаулары бигрәк күңелләренә һуш килде.
-
Республика күләмендә узган Муса Җәлил исемендәге фәнни-практик конференциясендә 19.02.2015

Беренче квалификацион категорияле тәрбияче Р.Р.Мөхәммәтова, Г.М.Тухбагалиевалар Муса Җәлил исемендәге Минзәлә көллияте базасында оештырылган "Муса Җәлилнең рухи мирасын балаларга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә куллану" темасындагы республика фәнни-практик конференциясендә үзләренең чыгышлары белән катнаштылар. Тәрбиячеләребез балалар бакчасында Муса Җәлилнең иҗатын ничек кулланулары турында видеопрезентация белән чыгыш ясадылар, ә Р.Р.Мөхәммәтованың М.Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен яттан сәнгатьле итеп сөйләве конференциядә катнашкан кешеләрнең күңелендә эзсез калмагандыр.
-
Зурлар төркемендә "Әтиләр бәйрәме" 18.02.2015

Зурлар төркемендә "Ватанны саклаучылар" көне уңаеннан бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, бабайлар һәм балаларның якыннары, туганнары килде. Балалар әтиләрен хөрмәтләп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм бик матур итеп биюләр биеделәр. Этиләр һәм балалар бик күңелле итеп уеннарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган кул эшләрен әтиләренә бүләк иттеләр.
-
Шагыйрә Лилия Садриева бездә кунакта 17.02.2015

Бакчабызда уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән Мөслимебезнең үзәк китапханәсе мөдире, шагыйрә Лилия Яссир кызы Садриева белән очрашу кичәсе узды. Балалар Лилия Садриеваның иҗатыннан "Сыерчык бураннары", "Изге җирем" кебек шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр, җырлар җырладылар, "Танец кукол" биюен биеделәр. Лилия Садриева балаларга китапханә, аның эшчәнлеге турында мәгълүмәтләр җиткерде, үзе белән алып килгән балалар өчен чыгарылган китаплар белән таныштырды. Балаларга үзенең шигырьләр иҗат үтүе турында сөйләп, берничә шигырен укып китте. Лилия апаларына истәлеккә балалар үз куллары белән ясаган кул эшләрен тапшырдылар.
-
Резедабызды котлыйбыз 16.02.2015

Республика күләмендә уза торган "Ел тәрбиячесе-2015" бәйгесенең муниципаль турында беренче квалификацион категорияле тәрбиячебез Бохарова Резида җиңү яулап беренче урынга чыкты. Резиданы чын күңелдән бу зур җиңүе белән тәбрик итәбез һәм зона буенча Җәлил эшчеләр поселыгында узачак бәйгедә катнашып җиңү яулавын теләп калабыз. Уңышлар сиңа, Резеда!
-
Карлыгач" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең муниципаль туры узды 12.02.2015

Мөслим үзәге "Карлыгач" балалар бакчасы үзәгендә "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең беренче туры узды. Анда жюри әгъзалары алдында район буенча унбер педагог үзләренең электрон иҗат лабораторияләрен якладылар, балалар белән белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр. "Кояшкай" балалар бакчасы коллективыннан беренче квалификацион категорияле тәрбияче Р.З.Бохарова, тәрбиячеләр Г.Ш.Тухбагалиева һәм Р.М.Габдулхаковалар уңышлы гына чыгыш ясадылар.







