МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Яңа ел" бәйрәме 26.12.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның "Яңа ел" бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә кунак булып әти-әниләр, апалар, абыйлар, әби-бабайлар килгәннәр иде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Сюрприз моментында Убырлы белән Шүрәле керделәр. Үзләре белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләп балаларның һәм кунакларның кәефләрен күтәрделәр.
-
Уртанчылар төркемендә бәйрәм иртәсе 26.12.2014

Бүген уртанчылар төркеме балаларының Чыршы бәйрәме узды. Балалар бәйрәменә кунак булып әти-әниләр, балаларның абый, апалары, сеңлеләре, энеләре килгән иде. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
-
Бакчада "Яңа ел"га багышланган бәйрәм иртәләре уза 25.12.2014

Бүген икенче кечкенәләр төркемендә "Яңа ел"га багышланган бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмгә кунак итеп әти-әниләр, абый, апалар, әби һәм бабайлар да чакырылган иде.
-
Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе 25.12.2014

Балаларның көтеп алган "Яңа ел" бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, абый, апалары, туганнары катнашты. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, бергәләп җырладылар, биеделәр. Бәйрәмгә Убырлы белән Шүрәле, куяннар, почтальон Печкин да килгән иде. Бәйрәм ахырында Кыш бабай балаларга бүләкләрен өләште.
-
Бакча территориясен кар сыннары бизи 23.12.2014

Коллективның тырыш хезмәте белән балалар бакчасы территориясенә кардан сыннар ясалды. Кар сыннарының күбесе балаларга таныш экият персонажлары. Бакчага керү өлешендә матур булып буялган чыршылар торалар. Ә чыршылар арсында төрле җәнлекләр: куян, аю, төлке һ.б. Ә бакчасын түрендә Кыш бабай белән Кар кызы балаларны тау шуарга чакыралар төсле.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә кыш темасына кул эше буенча ата-аналар һәм балалар белән берлектә бәйге узды 22.12.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар һәм әти-әниләр белән берлектә кыш темасына кул хезмәте буенча бәйге узды. Бәйгедә балалар да, әти-әниләр дә бик теләп катнаштылар.
-
Ташлыярда бакча мөдирләре семинары узды
12.12.2014
Ташлыяр авылында бакча мөдирләре семинары узды. Семинарда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча чыгышлар тыңланды. Санкт-Петербург шәһәрендә белем күтәрү курсларында булып кайткан "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире М.Ә.Солтанова үзенең курсларда алган яңалыклары белән таныштырды.
-
Ата-аналар җыелышы узды
11.12.2014
Балалар бакчасының гомуми ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибе буенча бакча мөдире М.Ә.Солтанова балалар бакчасына түләүләр буенча үзгәрешләр турында әти-әниләргә аңлатты. Түләүләр буенча тиешле документлар белән таныштырды. Өлкән тәрбияче Р.Г.Уразаева әти-әниләрне балалар бакчасының үсеш һәм белем бирү программасы, эш программалары турында сөйләде. Ата-аналарны федераль дәүләт белем бирү стандарты турындагы документлар белән таныштырды. Логопед Л.Д.Шәрәфетдинова әти-әниләргә балаларының авазларны әйтүдә кимчелекләре булган очракта нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында үзенең киңәш, тәкъдимнәрен җиткерде.
-
Курсы повышения квалификации в Санкт-Петербурге
01.12.2014
С 17.11.2014г по 28.11.2014г в ЦНТИ «Прогресс» г. Санкт-Петербург прошел семинар по программе «Проектирование образовательной программы дошкольной образовательной организации в условиях реализации ФГОС дошкольного образования». ЦНТИ «Прогресс» - это крупнейший в России центр обучения специалистов всех отраслей промышленности, строительства, здравоохранения, образования, науки, культуры и социальной сферы. В семинаре в целях повышения квалификации приняли участие заведующий МБДОУ «Муслюмовский детский сад «Кояшкай» Султанова М.А. и старший воспитатель детского сада Уразаева Р. Г. Участниками семинара были так же представители Алексеевского района Республики Татарстан, Республики Адыгея, Ханты-Мансийского автономного округа (г. Югра), Белгородской области.
.
-
Бакчада зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә "Әниләр көне" узды 28.11.2014

Бакчада музыка җитәкчесе В.Хамматуллина җитәкчелегендә зурлар (тәрбиячеләре Г.Тухбагалиева, Л.Закирова), мәктәпкә әзерлек (тәрбиячеләре Р.Мөхәммәтова, Р.Галимова) төркеме балалары катнашында "Әниләр көне" билгеләп үтелде. Бәйрәмгә кунак итеп балаларның әниләре, әбиләре, апалары чакырылган иде. Балалар бәйрәм барышында әниләрне хөрмәтләп, аларга багышлап җырлар җырладылар , сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, матур итеп биюләр башкардылар.Әниләр балалары белән бергәләп уйнадылар, биеделәр. Сюрприз моментында клоуннар кереп балаларһәм әниләр белән уеннар уйнадылар, күңелләрен күтәрделәр.







