Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420034 г. Казань, ул. Декабристов, д. 89А |
| Телефон: | +7(843)-562-20-39;+7(843)-562-25-43 |
| E-Mail: | G12tat.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №12 имени Ф.Г. Аитовой" |
| Руководитель: | Нагимова Зуммарат Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 449 учащихся |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №12 с татарским языком обучения имени Ф. Г. Аитовой» Московского района г. Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Туфан Миңнуллин исемендәге IX республика конференциясенең финал өлешенә чакырылучылар исемлеге билгеле! 14.03.2022

Туфан Миңнуллин исемендәге IX республика конференциясенең финал өлешенә чакырылучылар ИСЕМЛЕГЕ!
Финалга узучыларны 19 мартта (шимбә) Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә көтеп калабыз! Конференцияне ачу тантанасы - 10:00, секцияләр эше 11:00дә башлана! Рәхим итегез, дуслар!
-
Халыклар дуслыгы Фестивале - 2022! 21.02.2022

Россия халыклары мәдәни мирасы елы кысаларында, 21 февраль - Халыкара Туган тел көнендә Халыклар дуслыгы Фестивале узды! Әлеге чара гимназия тарихында 6 нчы тапкыр оештырылды. 2-10 сыйныф укучылары Россиядә күпләп яшәүче рус, татар, чуаш, башкорт, украин, әрмән, төрек, лезгин, адыгей, корея, грузин, якут, кырым татарлары, молдован, алман халыкларының милли үзенчәлекләрен - телен, гореф-гадәтләрен, милли костюмнарын, ризыкларын, көен, җыр-биюен һ.б. тәкъдим итте. Халыклар дуслыгы Фестивале чын дуслык бәйрәменә әверелде! Һәр милләтнең телен хөрмәтлик! Туган телле булыйк! Бәйрәм белән!
-
Сөмбел Фатыйхова - "Җәлил укулары" җиңүчесе! 19.02.2022

Гимназиянең 8 А сыйныфы укучысы Сөмбел Фатыйхова "Җәлил укулары" халыкара әдәби бәйгесенең "Яшь җәлилчеләр" номинациясендә 1 урын яулады! Бөтендөнья татар конгрессы оештырган мәртәбәле чарада укучыбызга Муса Җәлилнең кызы Чулпан апа белән дә күрешергә насыйп булды! Котлыйбыз һәм сокланабыз! Яңа җиңүләр!
-
Гимназиядә чит телләр атналыгы йомгакланды! 18.02.2022

Атна дәвамында гимназиябез укучылары бик тә эчтәлекле, мавыктыргыч чит телләр атналыгында катнашты! Ачык дәресләр, интерактив уеннар, викториналар, инглиз телендә спектакль әзерләү, мастер-класслар белән үрелеп барган атналык укучылар күңелендә күңелле хатирәләр калдырды! Чараларны әзерләгән инглиз, француз, төрек теле укытучыларына рәхмәт белдерәбез! Афәрин! Алда безне Туган тел атналыгы көтә!
-
ЯҢА ҖИҢҮЛӘР! 17.02.2022

Фәнис Яруллин иҗатына багышланган II республика фәнни-гамәли конференциясендә гимназиябез укытучылары һәм укучылары актив катнашты. Туган тел укытучылары Насыйбуллина Гөлнур Зәкәриевна, Сәмитова Альмира Миңнуровна укучылары - Ашит Диләрә (5 А), Саттарова Әминә (4 А), башлангыч сыйныфлар укытучысы Миңнехуҗина Рәсимә Мидхәтовна югары нәтиҗәләргә ирешеп, лауреат булдылар! Котлыйбыз! Яңа җиңүләр!
-
"Туфан мәктәбе" тапшыруының икенче чыгарылышы дөнья күрәчәк! 15.02.2022

Бүген гимназиядә ике танылган шәхес - фронтовик-шагыйрь Муса Җәлилгә һәм татар моңы легендасы Илһам Шакировка багышланган туган тел дәресләре, сыйныф сәгатьләре узды! Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Хәтер залы"нда "Туфан мәктәбе" проектының икенче чыгарылышы төшерелде. Чакырылган кунак - Туфан аганың кызы Әлфия Туфановна Миңнуллина-Юнысова. Бик тиздән тапшыру гимназиянең Инстаграм аккаунтында дөнья күрәчәк! Безнең дулкында булыгыз!
-
Республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле! 02.02.2022

Республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары билгеле! Алар - 8 укучы: төрек теле - Калафат Йалын Су, Йылдырым Зәйнәп, Сиври Элиф, Байрашева Азиза; гарәп теле - Джебрил Ранья; Татарстан тарихы - Фролова Мәрьям, Исламова Дилбәр; татар теле - Сәләхиева Диләрә. Афәрин, кызлар! Укучыларыбызга һәм укытучылар Акташ Хусейин бейга, Ямбулатова Алсу Әнвәровнага, Вәлиева Мәйсәрә Насртдиновнага яңа уңышлар телибез!
-
"Блокада икмәге" - "Блокадный хлеб" акциясе узды! 27.01.2022

Гимназия укучылары "Блокада икмәге" бөтенроссия акциясенә кушылды! Бүген сыйныф сәгатьләре Ленинград блокадасы истәлекләренә багышланды. Белик! Хәтерлик!
-
Без Яңа елга әзер! Мы готовы к Новому году! 25.12.2021

Гимназиядә Яңа ел кәефе: һәр этажда бәйрәм символы - чыршылар белән бизәлгән гаҗәеп фотозоналар урын алды! Киләчәк ел бары уңышлар гына китерсен! Якынлашып килүче Яңа ел белән, дуслар! Могҗизаларга ышаныйк!
-
Казанда "Без - 41 нче ел балалары" фильмын тәкъдир иттеләр! 24.12.2021

Бүген Казанның "Мир" кинотеатрында Мөхәммәт Мәһдиев әсәренә нигезләнеп төшерелгән "Без - 41 нче ел балалары" фильмын иҗат төркеменә - фильмда катнашучыларга күрсәттеләр. Әлеге тарихи чарада гимназиябезнең 10 сыйныф укучысы, фильмда Зөлхия ролен башкарган Эльза Кәримова да катнашты! Яңа рольләр сиңа, Эльза!








