• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10
Телефон: +7(855)-955-29-70
E-Mail: GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Новичкова Галина Александровна
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 509 обучающихся
У нас учат: 40 педагогических работников

Новости школы

Сингапур укыту алымнарын кулланып башлангыч сыйныф укытучылары өчен зонакүләм семинар.

Опубликовано: 18.12.2015

2015 нче елның 18 нче декаберендә 5нче урта гомуми белем (Өстенлек) мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Заманча дәреснең эффектлылыгын күтәрү инструменты буларак, Сингапур укыту алымнарын куллану” проблемасы буенча зонакүләм семинар уздырылды. Өстенлек мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Н.П. Головина үзенең чыгышында 2013-2014 нче уку елыннан башлап Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә, укытучыларның белемен күтәрү юнәлешендә хезмәттәшлек башлап җибәрүен әйтте. Төркемнәрдә эшләү – укучыларның үзара ярдәмләшүенә юнәлтелгән эш формасы. Укытучының максаты – билгеле бер белемнәр җыелмасын тапшыру түгел, ә баланың индивидуаль үсешен, аның кызыксынуын, сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру. Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты заманча дәрес гади форматта укыту, такта янында басып җавап бирү белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә укучы үзенең укыту процессында актив катнашучы булуын тоярга тиеш. Информацион технологияләр алга киткән 21нче гасырда методика гел үсештә булырга тиешлеге турында кисәтә.
Укучы дәрестә мәгълүматны утырып, тыңлап кабул итүчедән бу мәгълүматны табу, үзләштерүдә актив катнашучыга, партнерга әйләнә. Яңа алымнар куллану укытучының оештыру сәләтен үстерүне дә таләп итә: бүген укытучы төркемдә кулланылучы коллектив эш формалары белән идарә итә белергә тиеш. Укытучының роле дә үзгәрә: ул – белем бирүче түгел, ә белемне үзләштерүдә укучылар эшчәнлеген оештыручы”, - дип үзенең чыгышын төгәлләде Н.П. Головина.
Семинарның практик өлешендә өстенлек мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Козыркина В.И., Фролова О.П., Валеева Р.М., Әхмәтҗанова Л.К., Насыбуллина Ф.В., Климашова М.И. Сингапур алымнарын кулланып, ачык дәресләр күрсәттеләр. Азнакай, Лениногорск, Әлмәт шәһәре, Түбән Мактамадан килгән коллегаларыбыз үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, Сингапур укыту структураларыннан уңышлы файдаландылар.
Дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларда Сингапур укыту алымнарын куллану тәрбия процессын эффектлы оештыруда нык ярдәм итә. Заманча укыту процессы белем бирүнең сыйфатын үстерә, яңа мөмкинлекләр тудыра.
Семинарда катнашучылар яңача фикерләүгә игътибар бирелгән фән өлкәсендә әледән-әле яңа ачышлар ясалган, яңалыкка омтыла торган гасырда яшәгәнлекләренә һәм бүген искечә укый да, укыта да алмаганлыкларына инанып киттеләр.

 



К списку новостей