Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Новости школы
Подписка өчен Айпад.
Опубликовано: 23.11.2015
“Татмедиа” басмаларына язылучылар арасында “Подписка өчен Айпад!” республика конкурсы кабат игълан ителде.
________________________________________
Үткәннәреннән аермалы буларак, төп приз – iPadны оту мөмкинлеге бөтен катнашучыларга биреләчәк. Шулай ук квитанция копияләрен юллаганнар арасында цифрлы фотоаппарат, Кукмарада эшләнгән савыт-саба һәм башкалар да уйнатылачак.
Болардан тыш, һәрбер районда иң күп газет-журналларга язылучы билгеләнеп бүләккә ия булачак. Узган яртыеллыкта уздырылган конкурста лениногорскилы Айгөл Гәрәева нәкъ менә шундый кызыксындыру бүләгенә лаек булган иде.
Акциянең шартлары элеккечә: 30 декабрьгә кадәр иң әзе өч “Татмедиа” басмасына язылырга (6 айга) кирәк, аның берсе “Заман сулышы” булырга тиеш. Конкурста катнашучы газет-журналлар исемлеге www.tatmedia.ru сайтында бар.
Квитанция копияләрен (он-лайн язылганда чыгарылмасын) түбәндәге адрес буенча юлларга: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru. Телефон номерыгызны һәм “Акция” дигән тамганы язарга онытмагыз. Призлар уйнату киләсе елның 12 февраленә билгеләнгән.
Акция, бүләкләр саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат www.tatmedia.ru сайтында.
Источник: tatmedia.ru
К списку новостей

















