Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Новости школы
Сингапур укыту алымнарын кулланып муниципаль семинар.
Опубликовано: 23.11.2015
2015 нче елның 20 нче ноябрендә 5нче урта гомуми белем (Өстенлек) мәктәбе базасында яшь укытучылар өчен “Заманча дәреснең эффектлылыгын күтәрү инструменты буларак, Сингапур укыту алымнарын куллану” проблемасы буенча муниципаль семинар уздырылды. Өстенлек мәктәбе директоры Г.А. Новичкова үзенең чыгышында 2011нче елдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә, укытучыларның белемен күтәрү юнәлешендә хезмәттәшлек башлап җибәрүен әйтте. “Нәрсә соң ул “сингапурча укыту”, асылы нидән гыйбарәт, безгә нигә кирәк булды ул? Сингапур мәгариф системасында иҗади фикерләүгә, лидерлык сыйфатларын үстерүгә, төрле уку һәм тормыш мәсьәләләрен чишәргә өйрәтүгә игътибар зур. Мәктәпләрдә төркемнәргә бүлеп укытуга өстенлек бирелә. Төркемнәрдә эшләү – укучыларның үзара ярдәмләшүенә юнәлтелгән эш формасы. Укытучының максаты – билгеле бер белемнәр җыелмасын тапшыру түгел, ә баланың индивидуаль үсешен, аның кызыксынуын, сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру. Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты заманча дәрес оештыруга үзенең таләпләрен куя. Бүгенге дәрес төзелеше, эчтәлеге, оештырылуы зур үзгәрешләр кичерә. Без бүген дәреснең, беренче чиратта, коммуникатив юнәлешен көчәйтергә тиешбез: дәрестә хезмәттәшлек мохите булдыру, эшлекле партнерлар аралашуы, үзара контроль, үзбәя, төркемдә үзара ярдәмләшү кебек гамәлләр формалаштыруга игътибар бирергә тырышабыз. Укучы дәрестә мәгълүматны утырып, тыңлап кабул итүчедән бу мәгълүматны табу, үзләштерүдә актив катнашучыга, партнерга әйләнә. Яңа алымнар куллану укытучының оештыру сәләтен үстерүне дә таләп итә: бүген укытучы төркемдә кулланылучы коллектив эш формалары белән идарә итә белергә тиеш. Укытучының роле дә үзгәрә: ул – белем бирүче түгел, ә белемне үзләштерүдә укучылар эшчәнлеген оештыручы”, - дип үзенең чыгышын төгәлләде Г.А. Новичкова.
Семинарның практик өлешендә укытучылар Козыркина В.И., Аскарова Ә.Я., Зарубежнова Л.Д., Бострикова О.П., Фатхутдинова Э.Ф., Вафина Л. М., Писанова С.Г., Кондратьева О.Н. Валеева Р.М. ачык дәрес һәм мастер- классларда Сингапур укыту структураларыннан уңышлы файдаландылар.
Семинарда катнашучылар яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән, техника өлкәсендә әледән-әле яңа ачышлар ясалган, яңалыкка омтыла торган гасырда яшәгәнлекләренә һәм бүген искечә укый да, укыта да алмаганлыкларына инанып киттеләр. Укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалткан, белем бирүдә федераль дәүләт стандартында чагылыш тапкан яңа кыйммәтләргә, яңа сыйфатка һәм яңа белем нәтиҗәләренә таләпләр гомуми белем бирүнең барлык баскычларында укытуның яңа гамәлләрен, аеруча системалы – эшчәнлекле алымга корылган укыту ысулларын куллануны сорый. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим.
К списку новостей

















