• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10
Телефон: +7(855)-955-29-70
E-Mail: GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Новичкова Галина Александровна
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 509 обучающихся
У нас учат: 40 педагогических работников

Новости школы

Казан укучысы математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады

Опубликовано: 04.05.2015

Татарстаннан тагын 6 укучы призер дип табылды Идел буе спорт һәм туризм академиясендә укучыларның математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын игълан иттеләр. Бүләкләү тантанасында РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов һәм системаның башка җитәкчеләре катнашты. Олимпиаданың йомгаклау сынаулары 23-29 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында үткәрелде. Анда Россиянең 50 төбәгеннән 357 югары сыйныф укучысы көч сынашты. Республика данын яклап анда 20 укучы катнашты. Олимпиада кагыйдәләре буенча сынаулар теоретик һәм практик этаплардан торды. Һәр этап 4 мәсьәлә чишүне күз алдында тотты. “Россия сәләтле балаларга бай. Бөтенроссия олимпиадасы һәр укучыга катлаулы һәм оригиналь мәсьәләләр чишеп, үз көчен сынап карау, сәләтен ачу мөмкинлеге тудыра, – дип сөйләде Дмитрий Ливанов. – Математика, чыннан да, – фәннәр патшабикәсе. Анда кешелекнең иң акыллы вәкилләре тарафыннан меңнәрчә еллар буена тупланган зирәклек чагылыш таба. Россия математика мәктәбе дөньядагы әйдәп баручы һәм иң көчле мәктәпләренең берсе булып кала бирә. Без моның белән горурланабыз”. РФ мәгариф һәм фән министры олимпиаданың йомгаклау сынауларында катнашучыларны котлап, укытучыларның укучылары уңышларына керткән өлешләрен билгеләп узды, шулай ук Татарстан һәм Казанга кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. Энгель Фаттахов үзенең чыгышында ассызыклаганча, республика җитәкчелеге төбәкнең киләчәк үсеше кеше потенциалына бәйле дигән фикердә тора һәм Татарстанда мәгариф системасы үсеше юнәлешендә күп көч куела. Ул Казанда югары уку йортларының күп булуын искәртеп, олимпиадада катнашучыларны, 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Татарстан башкаласы вузларына укырга керергә өндәде. “Әлегә математика буенча командабыз алай ук көчле түгел, әмма куәтебез зур, шуңа күрә барысы да алда әле”, – дип өстәде ТР мәгариф һәм фән министры. Олимпиада җиңүчеләре арасында Казанның Вахитов районы 131нче лицееның 9нчы сыйныф укучысы Әмир Яһүдин дә бар. Сүз уңаеннан, ул “Олимпиаданың барлык мәсьәләләрен чишкәне өчен” махсус бүләккә лаек булды. Татарстаннан тагын 6 укучы олимпиада призерлары дип табылды: Артур Бикеев, Камилә Мөхәммәтшина, Булат Шәмсетдинов (барысы да – Казан каласының 131нче лицееннан), Искәндәр Азангулов, Александр Кора, Айдар Фәйрушин (алар Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясеннән). Тантана ахырында математика буенча Бөтенроссия олимпиадасы жюри рәисе – Мәскәү физик-техник институты Назар Агаханов Россия җыелма командасы составына керүчеләрнең исемнәрен атады. Алар июльдә Таиланда уздырылачак Халыкара математика олимпиадасында чыгыш ясарга тиеш. Бәйрәм чарасында Бөтенроссия олимпиадасында катнашучыларны былтыр математика буенча Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган Никита Чернега һәм Филдс халыкара премиясе иясе, физика-математика фәннәре докторы Станислав Смирнов та сәламләде.



К списку новостей