Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Новости школы
Туган тел укытучыларының “Туган тел-2015” Бөтенроссия конкурсы кысаларында мастер-класслар
Опубликовано: 09.04.2015
Күптеллелек даирәсендә туган телне саклап калу - һәр милләтнең изге бурычы, дип искәртә аны оештыручылар.
Татарстан Халыкларының Дуслык йортында кичә туган тел укытучыларының “Туган тел-2015” Бөтенроссия конкурсы кысаларында мастер-класслар үткәрелде. Әлеге конкурсның инде тугызынчы тапкыр уздырылуы. Татарстанда аны республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.
Күптеллелек даирәсендә туган телне, мәдәниятне саклап калу һәм үстерү проблемасы республикада яшәүче һәр милләт өчен актуаль проблемаларның берсе булып тора. Туган телне өйрәнү буенча яңа юллар һәм стимул бирү чараларының берсе - “Туган тел-2015” Бөтенроссия конкурсы кысаларындагы мастер-класслар.
Әлеге чарада Татарстаннан (рус, татар, башкорт, чуваш, удмурт, мари, мордва, иврит теле укытучылары) һәм Россиянең башка төбәкләреннән 20 кеше катнашты. Конкурс нәтиҗәләре бүген билгеле булачак, дип хәбәр итә http://addnt.ru/.
Узган ел исә Мәскәү шәһәрендә уздырылган конкурста РФның 16 субъектыннан 21 укытучы катнашкан иде. Анда Казан шәһәренең 4 номерлы интернат-гимназиясе укытучысы Илдар Сәяхов икенче урынны яулады, тамашачы мәхәббәте номинациясендә дә бүләкләнде.
Источник: Татар-информ
К списку новостей

















