Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Новости школы
Бердәм дәүләт имтиханнарының вакыты билгеле
Опубликовано: 17.02.2015
Россия Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана.
25 майда чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча имтихан тапшырачак. 28 майда — рус теле, 1 июньдә — математиканың төп, ә 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча имтихан тотарга туры киләчәк.
8 июньгә химия һәм җәмгыять белеме буенча имтихан билгеләнгән. 11 июнь — чит ил телләре буенча язмача сынау тапшыру көне. Аны телдән булган имтихан исә 17 һәм 18 июньдә узачак. Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, тарих фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханнарын 15 июньдә уздыру планлаштырыла.
Рус теле буенча имтиханны нигезле сәбәп аркасында вакытында тапшыра алмаганнар өчен резерв көн — 22 июнь. Математика буенча икесен дә — 23 июньдә тапшыру мөмкинлеге бирелә. 24 июнь — география, химия, рус әдәбияты, җәмгыять белеме һәм физика фәннәре буенча имтихан тапшыручылар өчен резерв көн. Чит ил теле, тарих, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча сынау бирүчеләргә резерв көн 25 июньгә планлаштырылган.
Источник: http://intertat.ru/tt
К списку новостей

















