Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Новости школы
Татар теле укытучыларының семинары
Опубликовано: 17.02.2015
17 февральдә “Өстенлек мәктәбе” ндә Лениногорск муниципаль районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Заманча дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Сингапур укыту алымнарын куллану” темасына чираттагы семинар үткәрелде. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мурадымова Д.Ф., Вафина Л.М., Замалтдинова Г.Р . Сингапур структураларын һәм алымнарын кулланып ачык дәресләр һәм татар төркемнәрендә Сингапур укыту алымнарын класстан тыш чараларда куллану темасына Мастер класслар күрсәттеләр. Дәресләр барышында укучылар төркемнәргә бүленеп эшләделәр.Укытучы биргән сораулар һәм биремнәрне бергәләп чиштеләр. Бу эштә һәрбер укучы катнашты, үз фикерен әйтте, шул ук вакытта башкаларның да фикерен тыңлый белергә өйрәнде.
Дәресләрдә укытучыларның структураларны кулланып эшләү осталыклары да күзәтелде. Үткәрелгән дәресләр килгән кунаклар тарафыннан уңай яктан бәяләнде.
Эш барышында ТЭЙК ОФ ТАЧ ДАУН, СИНГЛ РАУНД РАУНД РОБИН, ТАЙМД ПЭА ШЭА, ДЖОТ ТОТС, ТИК ТЭК ТОУ, НАМБЭ АП, СОРТ КАРДС, КОНЭРС, ИНСАЙТ АУТСАЙТ СЁКЛ, ЭЙ АР ГАЙД кебек структуралар кулланылды. Килгән кунакларга һәм дәрес күрсәткән укытучыларыбызга бик зур рәхмәт!
К списку новостей

















