Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Новости школы
Карга боткасы
Опубликовано: 12.02.2015
Бүген 12нче лицейда зона күләмендә татар халык йолаларына багышланган “ Халык авыз иҗаты – халыкның күңел көзгесе, ул көзгедә тарих чагыла” дигән бәйге узды. Татар төркемнәрендә укучы балаларыбыз татар халкының иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - карга боткасы йоласын сәхнәләштерделәр. Электән-элек кешеләр җирдә язның нилектән булганын белмәгәннәр, аны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлап, гөрләвекләр ага башлагач, каргалар килгәч, алар хөрмәтенә “Карга боткасы” дигән бәйрәм ясаганнар. Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, нәүрүз, нардуган бәйрәмен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ. б. ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя. Димәк, милли рухыбыз, шөкер, сүнеп үк бетмәгән әле! Бәйрәмдә күрше Әлмәт шәһәреннән, Лениногорск шәһәре, район мәктәпләре катнашты. Мәктәбебезнең 6-9 сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар
( җитәкчеләре Мурадымова Д.Ф., Аскарова Ә.Я.) бу чарада катнашып, 1 нче урынны яуладылар.Афәрин!
К списку новостей

















