• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10
Телефон: +7(855)-955-29-70
E-Mail: GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Новичкова Галина Александровна
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 509 обучающихся
У нас учат: 40 педагогических работников

Новости школы

Казанда укучы студентларыбыз ничек яши?

Опубликовано: 29.01.2015

25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан, төбәгебездә туып-үсеп, төрле шәһәрдәге югары уку йортларында белем алучы студентларның хәлен "Заман сулышы" газетасы белешкән.
Гөлинә Гаррапова, Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының III курс студенты.
– Хәзер күп кенә вузларда “иң кызу вакыт”- сессия бара. Мин, Аллага шөкер, барлык имтиханнарымны бик уңышлы тапшырдым. Инде өйгә кайттым, ял итәм, әти-әнигә булышам. Бу семестрда без җиде зачет һәм ике имтихан тапшырдык. Минем үземә баллы-рейтинг системасы бик ошый. Чөнки монда ярты ел буе уңышлы гына укып барган студентларга имтиханнарны җиңелрәк тапшыру мөмкинлеге туа. Мин үзем ике имтиханны да «бишле» билгеләренә бирдем.
Кайбер мөгаллимнәр лекцияләрне язу-язмауга игътибар итми. Мондый очракта планшетта да язып барырга мөмкин. Ә кайберләре исә, лекцияләрне кулдан дәфтәргә язуыбызны сорый. Чөнки ул, беренчедән, безнең дәрескә йөргәнне дәлилли, икенчедән, имтиханнарны уңышлы тапшырырга ярдәм итә.
Хәзер бездән фәнни юнәлештә дә актив эш алып баруыбызны таләп итәләр. Мин өченче ел инде үзебезнең факультетның студентлар фәнни оешмасы әгъзасы булып торам. Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрендә, төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Әле декабрь аенда гына Мәскәүдә – МГУ да узган юридик слетта булып кайттым. Үзебез дә илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән студентларны еш кабул итәбез. “Россия юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар советы әгъзасы булып торам. Октябрь аенда гына Тимәш һәм Чкалов исемендәге Шөгер мәктәпләрендә булдык, укучыларга лекцияләр укыдык, сорауларга җавап бирдек дип сөйләде укучыбыз.
 



К списку новостей