• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10
Телефон: +7(855)-955-29-70
E-Mail: GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Новичкова Галина Александровна
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 509 обучающихся
У нас учат: 40 педагогических работников

Новости школы

Республикада укытучыларның “Татарстан Республикасы ел укытучысы – 2015” һөнәри конкурсы

Опубликовано: 23.01.2015

Иҗади сәләтен эшкә җигеп хезмәт куючы педагогларны кызыксындыру, аларга ярдәм күрсәтү, укытучы һөнәренең абруен үстерү, республиканың мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлтелгән перспективалы мәгариф идеяләре һәм аларны гамәлдә куллануны популярлаштыру, педагог һөнәре турында уңай фикер формалаштыруны максат итеп үткәрелә торган “Татарстан Республикасы ел укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы математика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы физика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы химия укытучысы – 2015” бәйгеләренең муниципаль этабы 27 гыйнвардан уздырыла башлаячак.
Конкурста кимендә 5 ел өзлексез рәвештә мәктәптә эшләгән укытучылар катнашырга мөмкин. Муниципаль этапта җиңгән мөгаллимнәр 5-28 мартта зона этабында көч сынышачак. Бәйгенең соңгы туры 13-17 апрельдә Казанда уза. “ТР Ел укытучысы – 2015” конкурсының шигаре рәвешендә заманча мәгарифнең төп бурычларыннан берсе саналган, укытучының туктаусыз һәнәри һәм шәхси үсеше, иң яхшы педагогик практика үрнәкләрен тарату һәм инновацион фикерләрне һәм казанышларны алга сөрү бурычы сайланган – “Укытырга һәм укырга!”
Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан уздырыла.
Исегезгә төшерәбез: 2014 елда конкурсны үткәргәндә беренче тапкыр Россиянең иң яхшы укытучысы исемен Татарстан данын яклап катнашкан Алла Головенькина яулады. Ул – Норлаттагы 1нче урта мәктәпнең биология укытучысы. Моңа кадәр Алла Головенькина республиканың “Ел укытучысы – 2014” бәйгесендә җиңеп чыккан иде. “Россия ел укытучысы” конкурсында каралганча, быелгы бәйге җиңүченең туган ягында, ягъни Казанда үткәреләчәк.


Источник: http://mon.tatarstan.ru/tat

К списку новостей