• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10
Телефон: +7(855)-955-29-70
E-Mail: GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Новичкова Галина Александровна
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 509 обучающихся
У нас учат: 40 педагогических работников

Новости школы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары.

Опубликовано: 18.12.2014

18 декабрьдә “Өстенлек мәктәбе” ндә Лениногорск муниципаль районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Заманча дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Сингапур укыту алымнарын куллану” темасына семинар үткәрелде. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Аскарова Ә.Я., Миннегулова Э.А., Исмагилова Г.Ш., Илалова Ф.З. Сингапур структураларын һәм алымнарын кулланып ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр барышында укучылар төркемнәргә бүленеп эшләделәр.Укытучы биргән сораулар һәм биремнәрне бергәләп чиштеләр. Бу эштә һәрбер укучы катнашты, үз фикерен әйтте, шул ук вакытта башкаларның да фикерен тыңлый белергә өйрәнде.
Дәресләрдә укытучыларның структураларны кулланып эшләү осталыклары да күзәтелде. Үткәрелгән дәресләр килгән кунаклар тарафыннан уңай яктан бәяләнде.
Дәресләрдән соң түгәрәк өстәл оештырылды. Милли һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.Ә. Ялалтдинова килгән кунакларны “Өстенлек мәктәбе”нең эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Мәктәпнең кискен, тәнкыйди фикер йөртү юнәлешендә эшләвен ассызыклады. Ул бу юнәлештә эшләү- укыту процессын яңартырга, укытуның сыйфатын күтәрүгә, укучыларның гына түгел, ә укытучыларның үзләренең дә активлыгын арттырырга ярдәм итүе турында сөйләде.
Мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Л.Г. Рамазанова татар теле укытучылары алдында “Үзара хезмәттәшлектә Сингапур алымнарын кулланып белем бирү” темасын яктыртты. Укытучыларны заманча дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Сингапур укыту алымнарын кулланырга өндәде. Хәтта, Сингапур алымнарын кулланып укытучылар белән тренинг үткәрде. Эш барышында ФИНК РАЙТ РАУНД РОБИН, ТАЙМД ПЭА ШЭА, СТЕЗЕ КЛАСС кебек структуралар кулланылды. Түгәрәк өстәл күтәренке рухта ТИМ ЧИР белән тәмамланды. Килгән кунакларга һәм дәрес күрсәткән укытучыларыбызга бик зур рәхмәт!



К списку новостей