Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Новости школы
Түләүсез татар теле дәресләренә рәхим ит.
Опубликовано: 27.03.2014
Тиздән Казан федераль университетының филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында татар теле курслары башланып китәчәк. Дәресләр якынча өч ай дәвам итәргә тиеш.
Мондый курслар беренче мәртәбә генә үткәрелми. Республика халкында ул шулкадәр зур популярлык казанды ки, татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны көннән-көн арта бара. Шушы вәзгыятьне исәпкә алып, биредә бушлай татар теле дәресләре бирүне 1 апрельдән өр-яңадан башлап җибәрергә карар кылганнар.
Билгеле булганча, бу чара Татарстанның Министрлар Кабинеты ярдәме белән үткәрелә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Кагыйдә буларак, уку-укыту процессы ике төркемдә барачак. Беренче төркемдә татар телен начар белүче яисә инде, гомумән, белмәүчеләр белем алыр, дип уйланыла. Ә татар телен камилләштерергә теләүчеләр исә икенче төркемгә йөри ала.
Әлеге курслар июнь аена кадәр дәвам итәчәк. Тукай телен өйрәнергә теләүче һәркемгә гариза һәм анкеталарын 31 мартка кадәр anatele@bk.ru электрон почтасына җибәрү таләп ителә.
Источник: http://www.intertat.ru/tt
К списку новостей

















