• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10
Телефон: +7(855)-955-29-70
E-Mail: GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Новичкова Галина Александровна
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 509 обучающихся
У нас учат: 40 педагогических работников

Новости школы

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының зонакүләм семинары.

Опубликовано: 19.03.2014

Семинарда Лениногорск шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Бөгелмә шәһәре һәм Чирмешән районының Бәркәтә урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Эльвира Әсхәт кызы Миннегулова сингапур структурасын кулланып, 3М (рус төркеме) сыйныфында ,,Безнең авыл бакчасы” темасына дәрес-сәяхәт күрсәтте. Якташыбыз шагыйрә  Рәмзия Габделхакова белән очрашуга багышланган  бик эчтәлекле һәм кызыклы  сыйныфтан тыш чара оештырылды. Чарада 2-11 сыйныфларның татар һәм рус төркемнәрендә укучылар катнашты. Бу кичәдә шагыйрәнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Бигрәк тә Азат һәм Алия Кашаповлар башкаруында дәртле татар биюе бөтенесенең  күңеленә хуш килде. Кичә барышында кунагыбыз Рәмзия Габделхаковага да сүз бирелде. Ул үзенең иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Укучыларыбызга үзенең киңәшләрен җиткерде.

Семинарның теоретик өлешендә Бөгелмәдән, Чирмешәннән килгән кунаклар  чыгыш ясадылар. Алар укыту-тәрбия процессында белем чыганакларына таянып, Рәмзия Габделхакованың иҗатын куллану турында сөйләделәр. Чыгышлар бик эчтәлекле булды. Семинарыбыз мәктәп музеена сәяхәт белән тәмамланды.

      Якташыбыз шагыйрә Рәмзия Габделхакованы киләчәк юбилее белән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, иҗатында зур уңышлар телибез!



К списку новостей