Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
| Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
| E-Mail: | GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 509 обучающихся |
| У нас учат: | 40 педагогических работников |
Новости школы
Сабантуй
Опубликовано: 10.06.2013
Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Шундый бәйрәмнәрдән балаларның, халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы бәйрәме-Сабантуй да халкыбыз тарафыннан һәр елны үкәрелеп килә.
Сабантуй-сука бәйрәме. Игенчеләрнең хезмәт бәйрәме ул. Элек ул бәйрәмне язгы чәчү башланганчы-яз көне үткәргәннәр. Бу бәйрәм мул уңыш булуын теләп үткәрелгән. Сабан туена чакырып, сөрән салып кычкырып йөргәндә малайлар: ”Сөрәнгә, сөрәнгә, сөрәнгә! Сөрән беткәч, сабан, сука, төрәнгә!”-дип такмаклый торган булганнар.
Татарлар бәйрәмне болыннар, урман аланнары, яшел чирәмле матур җирләрдә үткәргән. Бәйрәм буласы мәйданны матур итеп бизәгәннәр. Ярышның һәр төре өчен урын алдан ук әзерләнгән.
Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй алдыннан өйләр ялт иттереп чистартыла, керләр юыла. Һәр йортта тәмле-тәмле ризыклар пешә. Ераклардан бәйрәмгә кунаклар кайта. Сабантуй бәйрәме- чын дуслык бәйрәме ул, чөнки бу көнне Сабантуйда бөтен халык, хәттә башка милләт халыклары да катнаша.
Быел да шәһәр Сабан туе иң матур, иң күңелле урында Ивановка авылы янындагы каенлыкта үтте. Бәйрәмдә шулай ук безнең мәктәбебезнең 20 укучысы бәйрәм ачу тантанасы-парадта велосипедлар белән чыгыш ясады. Балалар бу халык бәйрәме белән кызыксындылар, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштылар.
Хәзерге көндә татар бәйрәме Сабантуй милли кысаларда гына туктап калмый, киң, бөтенхалык бәйрәменә әверелеп бара. Аны хәзер хезмәт һәм шатлык бәйрәме дип кенә түгел, ә халыклар дуслыгы бәйрәме дип тә атыйлар, чөнки, бу бәйрәмдә, күпмилләтле Россиянең бар милләт вәкилләре дә бик теләп катнашалар.
К списку новостей

















