• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10
Телефон: +7(855)-955-29-70
E-Mail: GA.Novichkova@tatar.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ
Руководитель: Новичкова Галина Александровна
Год основания учреждения: 1954
У нас учатся: 509 обучающихся
У нас учат: 40 педагогических работников

Новости школы

Интернетта татар теленә багышланган видеороликлар бәйгесе башланды

Опубликовано: 09.01.2017

Интернетта татар телен үстерүне һәм аның кулланылышын киңәйтүне максат итеп куйган яңа конкурс башланды. Бу хакта бәйгенең оештыручылары - "Минем яраткан татар телем" проекты авторы, журналист Әлфия Бәдретдинова һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар эшмәкәре Исмәгыйль Шәңгәрәев хәбәр итте.
Конкурста катнашу өчен татар теленә мәхәббәт аңлатып, видеоролик төшерергә кирәк. "Видеога карата чикләр юк, аны ничек эшләү бары сезнең фантазиядән генә тора", - дип аңлата оештыручылар. Әзер видеороликны Instagram соцчелтәренә #минтатартеленяратам хэштэгы белән кертү сорала. Шулай ук, бәйге шартлары буенча, анда катнашучылар инстаграмда @MinemYaratkanTatarTelem @ismagil_shangareev_ аккаунтларына язылырга тиеш.
Конкурска йомгак быел 21 февраль, Халыкара туган телләр көненнән соң ясалачак.
Бәйге башлану уңаеннан, оештыручылар видеомөрәҗәгать тә яздырган. "Татар халкы кайда гына яшәмәсен, үз ана телен онытмаска тырыша. Безнең өчен татар теле, ана теле - иң ләззәтле, баллы, балдан да тәмлерәк", - ди Исмәгыйль Шәңгәрәев. Бәйгенең максаты дип оештыручылар телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклауны атый.
Бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр дә каралган. 1 урын алучыга планшет һәм телефон, 2-3-4-5 урыннарга планшетлар, 6-7-8-9-10 урыннарга телефоннар биреләчәк.


Источник: http://tatar-inform.tatar

К списку новостей